Accessibility links

Уфада ял көннәрендә өч каршылык чарасы үтте


Коммунистларның каршылык чарасында илледән артык кеше катнашты. Уфа, 18 декабрь, 2011 ел
Коммунистларның каршылык чарасында илледән артык кеше катнашты. Уфа, 18 декабрь, 2011 ел

17-18 декабрь, ял көннәрендә Уфада өч каршылык чарасы үтте. 17 декабрь “Яблоко” фиркасенең республика бүлекчәсе һәм “Бердәм Русия” фиркасенең яшьләр хәрәкәте – “Яшь гвардия”челәрнең митинглары узды. 18 декабрь башкала коммунистлары сайлауларга каршылык йөзеннән митингка чыкты.


"Яблоко” фиркасе чараны “Гадел сайлаулар өчен” шигаре астында үткәрде. Анда йөзгә якын кеше катнашты. “Яшь гвардия”нең каршылык чарасы аек тормыш позициясен ныгыту максатыннан узды. Ул физик күнекмәләр белән башланып китте. Төп сүз югары һәм махсус уку йортларын тәмамлаганнан соң эш белән тәэмин итү, торак проблемалары хакында барды. Шушы ук проблемалар резолюциягә дә кертелде.

Чәкәштерү барып чыкмады

Шунысы кызык: “Яблоко” һәм “Яшь гвардия”нең каршылык чарасы бер үк урында һәм мәйданда – башкала хакимияте каршындагы Ленин мәйданында узды. “Яшь гвардия”челәр моның ни өчен шулай туры килүен аңлата алмый, очраклылык дип санаса, “Яблоко” фиркасе җитәкчеләре “чәкәштерү өчен махсус” оештырылуын ирештерде. Шулай да полиция тырышлыгы белән каршылыклар тумады. Эш шунда, полиция һәр төркемне тимер рәшәткәләр белән аерып куеп, үзләре шуның урталарына кереп басты. Нәтиҗәдә чаралар тыныч узды.

18 декабрь үткән өченче каршылык чарасы – башкала коммунистлары митингы. Ул да сайлаулар уңаеннан үтте. Кулларда “Ялган белән сайланган хакимиятне танымыйбыз!”, “Без сайлаулардагы хакимият басымына каршы!”, “Халыкка ирекле сайлаулар кайтарыгыз!” кебек шигарләрне күрергә була иде. Резолюциягә республика президентын, район һәм шәһәр башларын сайлап куюны кертү, сайлау нәтиҗәләрен бозу сәбәпле, Русия һәм Башкортстан үзәк сайлау комиссияләре башларын вазифаларыннан алу таләп ителгән. Коммунистларның каршылык чарасында илледән артык кеше катнашты.

Иң кайнар каршылык чарасы

Иң кайнар чыгышлар “Яблоко” фиркасенең ”Гадел сайлаулар” өчен үткән каршылык чарасында ясалды. Анда төп чыгышны “Яблоко” фиркасе бүлекчәсе рәисе Сергей Наумкин ясады. Ул: “Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовны без сайламадык, ул “Бердәм Русия”нең күчтәнәче. Шуңа күрә дә Хәмитов алар җырын җырлый”, диде.
“Яблоко” фиркасе чараны “Гадел сайлаулар өчен” шигаре астында үткәрде. Уфа,17 декабрь, 2011 ел
“Яблоко” фиркасе чараны “Гадел сайлаулар өчен” шигаре астында үткәрде. Уфа,17 декабрь, 2011 ел



Наумкин субъект башларын, район һәм шәһәр хакимияте җитәкчеләрен сайлап куюны кайтару мәсьәләсен күтәрде. Чыгыш ясаучы узган сайлауларда канун бозулар бик күп булуы, шул сәбәпле, сайлаучыларның республика контакт-координация үзәге төзү кирәклеген күтәрде. Наумкин чыгышында узган каршылык чарасыннан соң кулга алынган Дмитрий Чувилинны да искә төшерде: “Сул фронт” хәрәкәте башы Дмитрий Чувилин узган каршылык чарасында “Бердәм Русия”гә каршы катырак сүзләр әйтеп ташлаган иде. Ләкин аның өчен аны тукмап, ун тәүлеккә ябып кую – каты адым. Без моны хупламыйбыз, ул “Бердәм Русия” өчен хурлык”. Җыелучылар бар да: “Хурлык!”, “Хурлык!” дип тәкрарлады.

Резолюциягә Русия һәм Башкортстан үзәк сайлау комиссияләре башларын отставкага җибәрү һәм җаваплылыкка тарттыру, төбәк җитәкчеләрен, район һәм шәһәр башлыкларын сайлап куюны кайтару, бәйсез журналистларны һәм социаль-сәяси әйдәманнарны эзәрлекләүләрне туктату һәм узган сайлауларны легитим түгел дип табып, аны 4 мартта кабат уздыру кебек юллар кергән.
XS
SM
MD
LG