Accessibility links

Кайнар хәбәр

Немцовның мыскыллаулары оппозицияне үпкәләтмәде


Немцов һәм Чирикова
Немцов һәм Чирикова

Lifenews.ru сәхифәсе оппозиция вәкиле Борис Немцовның телефон сөйләшүләрен җәмәгатьчелеккә фаш итеп зур шау-шу тудырды. Оппозиция бу хәлне 24 декабрьгә билгеләнгән каршылык чарасы алдыннан хакимиятнең аны булдырмау өчен провокациясе дип бәяләде.


Lifenews.ru сәхифәсендә урнаштырылган телефон сөйләшүендә оппозиция вәкиле Борис Немцов Химки урманын яклаучылар хәрәкәте җитәкчесе Евгения Чирикова һәм башка тарафдарларына карата сүгенү һәм мыскыллау сүзләре куллана.

Әлеге хәлдән соң Немцов шунда ук үз блогында бу кешеләрдән гафу үтенде һәм Кремльны 24 декабрьгә билгеләнгән хөкүмәткә каршы чараны өзү өчен оппозиция вәкилләре арасында тарткалаш тудыру тырышлыгында гаепләде.

Чирикова шулай ук Немцовны аклап чыкты. Аларның икесе дә «Дождь” телевидениесендә чыгыш ясады.

“Минем телефон сөйләшүләрнең халык арасына таралуы бик уңайсыз. Гомумән җәмәгатьчелек алдында сүгенү сүзләре кулланмыйм. Җәмәгатьчелек алдында дип тагын бер кат билгеләп узам. Һәм шулай ук үз дусларыма һәм тарафдарларыма да каты бәрелмәскә тырышам. Әлбәттә, телефоннан сөйләшкәндә төрле хәл була. Мин хата ясаганымны аңлыйм. Моны эшләмәскә кирәк булган. Һәм мин Женядан да, Бажена Рынскидан да гафу үтендем”, ди ул.

Чирикова исә хәзерге вакытта игътибарны читкә юнәлтергә ярамаганлыгын әйтә.

“24 декабрьдә барыбызга да митингка барасы һәм бөтен дөнья белән киләчәктә нәрсә эшләргә җыенуыбызны уйларга кирәк”, ди ул.

Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Немцовның адвокаты Вадим Прохоров җинаять эше ачу өчен хокук саклау оешмаларына мөрәҗәгать итәчәген әйтте.

“Хәзер инде 141нче маддә нигезендә җинаять турындагы гариза әзерләнгән. Шулай ук 137нче маддә, ул шәхси тормышка кагылмауны истә тота. Сөйләшүдә сүз җәмәгать эшләре турында гына бармагандыр, ә иң мөһиме 138нче маддә – телефон сөйләшү серләрен бозу. Бу исә дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота. Тикшерү комитеты оппозицион сәясәтчеләрнең телефон сөйләшүләре кемнәр тарафыннан тыңлануы һәм аның урнаштырылуы турында нинди дә булса эш алып барыр дип өметләнәбез”, диде ул.

Оппозиция вәкилләре Lifenews.ruдагы аудиоязмалар премьер-министр Владимир Путинның якын дусты булган Юрий Ковальчукның NewsMedia-Русь оешмасына карый.

Немцов “пингвиннарны” да урамга алып чыкмакчы

Немцов телефон сөйләшүе октябрьдәге хәл белән бик охшаш. Ул вакытта коррупция белән көрәшүче блоггер һәм оппозиционер Алексей Навальныйның шәхси хатларына үтеп кергәннәр иде.

Куркынычсызлык мәсьәләләре белгече, элекке КГБ генералы Алексей Кондауров бу алдан ук уйлап эшләнелгәнен әйтә.

“24 декабрь алдыннан махсус эшләнелгән. Оппозиция арасында тарткалаш тудыру һәм башка күп кенә сәбәпләрне истә тотарга мөмкин. Күренеп тора: кайсыдыр төркем вәкилләр оппозицияне каралтырга тырыша. Президент идарәсенә мәгълүмат теләсә кайдан эләгергә мөмкин. Оппозиционерларның сөйләшүләре турындагы мәгълүматны алу бүген проблема түгел. Минем уйлавымча, Немцов, Яшин һәм башка оппозиция вәкилләре даими контрольдә тора”, ди ул.

Кондауров мәхкәмә карарыннан башка телефоннар тыңлау тыелуын һәм хәтта мәхкәмә карары булган очракта да ул бары җинаятьләрне ачыклаганда гына кулланырга мөмкинлеген әйтте.

Немцовның телефон сөйләшүләре инде 10 декабрьгә, ягъни Мәскәүдә меңнәрчә кешене протест чараларына җыйган вакытка кадәр үк язылган. Бу каршылык чараларына кадәр Немцов белән Чирикова арасында бераз тарткалаш туган. Чирикова Кремль янында рөхсәт ителмәгән демонстрация уздырырга теләсә, Немцов башка урында хакимият белән килештерелгән чара өчен ризалык алу яклы булган. Үзенең бер сөйләшүендә Немцов Чирикованы каралтырга тырыша.

Икенчесендә полиция таякларыннан курккан “ак яка”лар, ягъни бүлмәдә утырып эшләүчеләрне урамнарга чыгару турында сүз алып бара. Анда ул аларны “куркак пингвиннар”, “яшелчәләр” дип атады.
XS
SM
MD
LG