Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак Иран качаклары җәйләвен ярты елга озайтты


Гыйрак хөкүмәте башлыгы Нури әл-Мәлики Иран качаклары җәйләвен тагын ярты елга калдырырга карар итте. Бу хакта бүген әл-Мәлики үзе белдерде. Аның сүзләренчә, БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун әнә шундый үтенеч белән чыккан. Әлеге җәйләү 31 декабрьдә ябылырга тиеш иде.

Әшрәф җәйләвендә иран-гыйрак сугышы вакытында Гыйрак ягында булган өч меңләп иранлы яши. Гыйракның хәзерге җитәкчелеге аларны башка урынга күчерергә тели, әмма бу ният әлегә БМО белән килешенмәгән.
XS
SM
MD
LG