Accessibility links

Кайнар хәбәр

Жаңаөзендәге дөреслекне видео сөйли


YouTube сәхифәсендә Казакъстанның Жаңаөзен шәһәрендә полициянең коралсыз халыкка ут ачуын тасвирлаган видео урнаштырылды. Хакимият элегрәк хәрбиләрнең халыкка ут ачуын кире каккан иде.

Узган атнада Жаңаөзендә протест чараларына чыккан нефтяникларны яклау өчен әлеге каладан 70 чакрымда урнашкан өлкәсе башкаласы Актау шәһәрендә инде өченче көн протест чаралары дәвам итте.

Андагы халык Жаңаөзеннән гаскәрләрне чыгаруны таләп итә. Узган атнада җомга көнне чыккан бәрелешләр вакытында Жаңаөзендә 14 кеше үлде, дистәләрчәсе яраланды.

Эштән куылу һәм аз хезмәт хакы алуга канәгатьсезлек белдереп Казакъстанның бәйсезлек көнендә урамнарга чыккач, нефтяниклар белән полиция арасында бәрелешләр туды.

Ул вакытта хакимиятнең Нур Отан фиркасенең җирле бүлекчәсе бинасы һәм нефтяниклар эшләгән Узенмунайгаз ширкәтенең штаб-фатиры яндырылды. Халыкны бастыру өчен Жаңаөзенгә өстәмә хәрбиләр һәм авыр техника кертелде. Ил президенты Нурсолтан Назарбаев киләсе елның 5 гыйнварына кадәр комендант сәгате сакланачагын әйтте.

Хакимият вәкилләре полиция бары һавага һәм җиргә генә аткан дип белдерсә дә, бу бәрелешләр булган җирдә яшәүчеләр үз фатиры тәрәзәсеннән төшергән видеодан моның дөреслеккә туры килмәве күренә.

Назарбаев полиция дөрес эшләгән дип саный

Сишәмбе YouTube да урнаштырылган әлеге видеода полициянең коралсыз халык өстенә ут ачуы тасвирлана. Хакимият барлыгы 14 кеше үлгән, 80ләбе яраланган дип белдерсә дә, протест чарасына чыгучылар корбаннар саны чынлыкта күбрәк булуын әйтә.

Видеодан күренгәнчә, демонстрантлар һәм узып баручылар йөгерә-йөгерә полициядән кача. Аларның кайберләре полициягә ташлар ата.

Халык артыннан куган полициянең коралдан аткан тавышлары ишетелә. Ут ачудан соң кешеләрнең берсе җиргә ава һәм селкенмичә ята, икенчесе аягы яраланган килеш чатанлап полициядән качарга тырыша. ОМОН аны куып тотып таяклары белән кыйный башлый. Әлеге кеше шулай җирдә ятып кала.



Казакъстан хакимияте полициянең бу гамәлләрен «хулиганнар»га каршы көч куллану буларак яклап чыкты.

Генераль прокуратураның матбугат сәркатибе Нурдәүләт Суиндиков 17 декабрь көнне ясаган белдерүдә полициянең кисәтү өчен атуларыннан соң да, хокук саклаучыларга һөҗүмнең дәвам итүен җиткерә.

“Камап алынган хезмәткәрләрнең гомерен һәм иминлеген саклап калу өчен полиция коралны кулланырга мәҗбүр булган”, ди ул.

Назарбаев полиция үз вәкаләтләре кысаларында һәм кануни нигездән чыгып эшләгәнен әйтте.

Шаһитләрнең белдерүләре хакимиятнеке белән туры килми. Күрүчеләр полиция демонстрантларга махсус ут ачканын сөйли.

Халык урамнарга чыгарга курка

Гәрчә соңгы көннәрдә барлык Көнбатыш Казакъстанда протест чаралары дәвам итсә дә, Жаңаөзендә хәл тынычлана. Анда күпләп полиция һәм иминлек көчләре кертелде.

Җирле халык полициянең күп булуы һәм җәмәгать транспорты эшчәнлеге начар булуга зарлана. Икенчеләре полициянең сорау алу өчен кешеләрне урамда туктатуын әйтә.

Хисапчы булып эшләүче Айгөл Җалгасбаева әйтүенчә, урамнарга чыгарга курку сәбәпле, күпләр өйдә утыра.

«Эшчеләрне махсус автобусларда йөртәләр. Без, хатын-кызлар, балалар белән өйдә утырабыз. Мәктәпләр ябык. Хастаханәгә керү өчен махсус рөхсәт кәгазе кирәк», ди ул.

16 декабрьдә интернет һәм мобил телефон элемтәсе начарланды һәм алар бары дүшәмбегә генә рәтләнде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы элемтә электр энергиясенең вакытлыча бозылуы белән бәйле булуын әйтте.

Human Rights Watch оешмасы хөкүмәтне элемтәне рәтләргә чакырды.

«Хакимиятнең Жаңаөзендә кайбер мобил хезмәтләрен ябуга йөкләмә бирү чалымнары күренә» диелә бу белдерүдә.

* * * *
Казакъстанның Җаңаөзен шәһәрендә 16 декабрьдә булган чуалышлардан соң радиобызның казакъ бүлеге хәбәрчесе анда барып, сурәтләр төшереп кайтты. [фотогалерея]

XS
SM
MD
LG