Accessibility links

Кайнар хәбәр

2011 нәтиҗәләре: Ычкынган сүзләр


Югары урыннар биләгән кешеләр дә хата кыла. Узып баручы елда сәясәтчеләрне оятка калдырган кайбер хәлләр турында.


“Бер, бер, бер... микрофон эшлиме?”

Ноябрьдә Каннда “Зур Сигезлек” саммитында Франция һәм АКШ президентлары Николя Саркози белән Барак Обама матбугат очрашуына әзерләнә. Журналистлар алдына чыгарга берничә минут калып бара. Түшләренә микрофоннары тагылган, аларның берсе дә микрофоннарның кабынган булуын белми. Күрше бүлмәдәге журналистлар өч минут чамасы ике президентның Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяһу белән араларның киеренке булуы турында үзара сөйләшүен тыңлый.

Саркози белән Обама
Саркози белән Обама
​“Күрә алмыйм мин ул ялганчыны”, ди Саркози. “Син дә туйдыңмы? Миңа аның белән көн саен эш итәргә туры килә”, дип җавап кайтара Обама.

Бу сөйләшү турында журналистлар башта берни язмый, сөйләми. Әмма бер француз сәхифәсе ул турыда интернетта язып чыккач, аны Reuters хәбәрчесе дә раслый. Яшен тизлеге белән бу хәбәр дөньяга тарала. Җитәкчеләрнең берсе дә бу хакта бер аңлатма да бирмәде.

Төнлә булып яткан хәлләр

Декабрьнең 6сына каршы төндә Русиядә парламент сайлавы нәтиҗәсенә каршылык белдерүчеләр куып таратылгач президент Дмитрий Медведев исеменнән Twitter’да сүгенү сүзләре чыга. Анда бу сүзләрне дума депутаты Константин Рыков яза, алар Медведев исеменнән дә чыга. Бу язмада, үз блогында хакимияттәге партияне “жуликлар һәм караклар” фиркасен дип атаучы үзе “...сарык”, диелә.

“Жуликлар һәм караклар” фиркасе исемен “Бердәм Русиягә” блогер Алексей Навальный биргән. Twitter укучылары “сарыкның” бары тик Навальный була алуын аңлый.

Алексей Навальный 6 декабрьдә урам җыенында кулга алынды
Алексей Навальный 6 декабрьдә урам җыенында кулга алынды
​Язу Медведев хисабыннан берничә минут эчендә юкка чыга, әмма аны күргән бик күп Twitter’чы язманы саклап кала. Кремльнең матбугат хезмәте язу чыкканын таный һәм үз аңлатмасын бирә.

“Бүген Дмитрий Медведев исеменнән ялгыш язу чыкты. Тикшерү, хисапның паролен үзгәрткәндә Медведев хисабына кемдер сүгенү сүзе урнаштырып өлгергәнен күрсәтте. Гаепле булган кеше җәзасын алачак”, диелгән матбугат үзәге белдерүендә.

Украинада язлар ямьле!

Гыйнвар аенда Украина президенты Виктор Янукович Давоста Дөнья икътисади форумында чыгыш ясый. Украинча сөйләшергә бик күнекмәгән президент, башта Украина һәм Польшада 2012 елда үтәчәк Европа футбол беренчелегенә чакыру сүзләрен әйтә алмый азаплана. Аннары инвесторларны Украинага язын “хатын-кызлар чишенә башлагач” килергә чакыра.

“Ханымнар һәм әфәнделәр, украин борщын тәмләп карарга Украинага килегез! “Украинага таба борылыгыз!” (бу чакыруны ул ялгыша-ялгыша өч тапкыр кабатлый), ди безнең Евро-2012 беренчелеге шигаре. “Украинага борылыр өчен” аны үз күзең белән күрү кирәк. Моның өчен язын килегез. Киевта каштан агачлары чәчәк ата, көннәр җылына, украин хатын-кызлары чишенә башлый. Могҗиза ул!”, дип сөйләде Янукович.



Президент буласың килсә...

Президентлык өчен көрәш аны җиңүчеләр һәм бигрәк тә җиңмәүчеләр хәтерендә озак саклана. Күпме очрашу, күпме әйтелгән сүз!

Узган көзне Мексика президенты урынына омтылган Энрик Пена Нейто үзенең сайлау алды чыгышларының берсен Гуадалаҗара халыкара китап ярминкәсендә ясый. Әмма бер журналистның соравы аны аптырашта калдыра.

Чибәрлеге белән киноларда төшәрлек намзәттән аның тормышына йогынты ясаган өч китапны атауны сорыйлар. Аның җавабы турында ул чакта Би-Би-Си менә ничек язды: “Берничә минут каушап торганнан соң, ул Инҗилнең “кайбер җирләрен” укыдым диде. Аннары авторларын һәм исемнәрен бутый-бутый берничә китапны атады.”



Шундый ук хәл ноябрь аенда АКШта була. Техас штаты губернаторы һәм киләсе елда президент сайлавына республиканнар намзәте булыр өчен көрәшүче Рик Перри, телевидениедә туры эфирда, президент булса хөкүмәтне ничек кыскартачагы турында сөйли. Аннары ул нәрсә сөйләгәнен онытып җибәрә.

“Мин президент булгач хөкүмәтнең өч бүлеге бетәчәк. Сәүдә, мәгариф һәм, ыммм, өченчесе нәрсә иде әле? Юк, өч түгел, биш. Димәк, сәүдә, мәгариф, ым... “

Тапшыруны алып баручы намзәттән ябылачак өченче бүлек нинди соң, дип сорагач, Перри, “шул мәгариф, сәүдә, тагын өченчесе кайсысы иде? Белмим.....” ди.

Кайчандыр республикан намзәте булган Һерман Кэйн, үз вакытында үзен генә түгел, бөтен американ сайлаучыларын оятка калдырган бер сүз әйткән. Телевидениегә әңгәмә биреп, Кэйн, АКШ президентының чит илләр җитәкчеләренең исемнәрен белүе мөһим түгел, дип сөйләгән.

“Миннән кем дә булса, “Үзбәк-бәк-бәк-бәк-стан-стан президенты кем” дип сораса, мин аңа, “Мин белмим, әллә син беләсеңме?” дип җавап кайтарачакмын. Һәм бу минем эшемә ничек кагыла дип сораячакмын”, дигән иде элекке намзәт.

Бергә-бергә күңеллерәк

Зур хаталар өчен күбрәк кеше җавап тотасы булса, алар тудырган оят һәм кыенсыну хисен үткәреп җибәрү дә җиңелрәк була.

Италиядә Сильвио Берлускони хөкүмәте таралгач, яңа хөкүмәткә ялгыш Канадада яшәүче бер математика профессоры билгеләнә. Канадада яшәүче Франческо Брага исемле мөгаллим бер көнне иртән интернетта итальян газетасын ачса, үзенең яңа хөкүмәттә авыл хуҗалыгы министры урынбасары итеп билгеләнгәнен күрә. Ул гына да түгел, яңа министр аның турында яхшы әйберләр язганын да укый.

Италиядән 30лап ел элек Канадага киткән Брага Италиягә шалтырата башлый. Берничә кеше белән сөйләшкәннән соң, хөкүмәткә аның түгел, ә Римдагы Сапиенца университеты профессоры Франко Браганың билгеләнгәне ачыклана.

Һәм Канада белән бәйле тагын бер сәер хәл турында...

2011 елның Нобель медицина бүләге ияләре
2011 елның Нобель медицина бүләге ияләре
3 октябрь көнне Швециянең 50 профессоры медицина өчен Нобель бүләген иммунитетны өйрәнүдәге уңышлары өчен Канада галиме Ральф Штайнман һәм аның белән эшләгән тагын ике кешегә тапшыру өчен тавыш бирә.

68 яшьлек Штайнман бу карар кабул ителүгә ике көн кала яман шеш авыруыннан үлеп китә.

Нобель комитеты әлеге үзенең 110 еллык тарихында беренче тапкыр Нобель бүләген исән булган кешеләргә генә бирү кагыйдәсен бозып аңа "вафат булган кеше лаек" дигән карар кабул итте.
XS
SM
MD
LG