Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Сүрияне демонстрантларга карата көч кулланганга хөкем итте


Төркия Сүрияне демонстрантларга карата көч кулланганга кискен хөкем итте. Төркия тышкы эшләр министрлыгы, Гарәп дәүләтләре лигасы белән кан коюны туктату турында килешү булуга карамастан, Сүрия президенты Бәшәр Әсад хакитмияте илдә “канлы мунча” оештырды, дип белдерде. Министрлык янә Шәм-Шәрифне кан коюны туктатырга чакыра.

Бүген Гарәп дәүләтләре лигасы вәкилләре Сүриягә килергә тиеш. Алар Сүриягә барачак күзәтүчеләрне урнаштыру мәсьәләләрен тикшерәчәк.

Сүриядә соңгы ике көн эчендә бәрелешләрдә 200-дән артык кеше һәлак булды. Сүрия оппозициясе халыкара җәмәгатьчелекне әлеге низагка катнашырга, аерым алганда, “иминлек урыннары” булдырырга чакырды.
XS
SM
MD
LG