Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида татар егете истәлегенә турнир үтте


Фәрит Телетаев истәлегенә багышланган турнирда җиңүчеләр
Фәрит Телетаев истәлегенә багышланган турнирда җиңүчеләр

Омскида Чечняда һәлак булган татар егете Фәрит Телетаев истәлегенә дүртенче мәртәбә грек-рим көрәше турниры үткәрелде.


Милиция өлкән лейтенанты Фәрит Телетаев 2003 елның 1 сентябрендә һәлак булган иде. Аның истәлегенә спорт бәйгесе татар егетләре, агалы-энеле Тимерҗан һәм Салават Кәлимуллиннар тырышлыгы белән 2008 елдан бирле үткәрелә башланды.

Тимерҗан Кәлимуллин узган гасырның 80нче елларында грек-рим көрәше буенча халыкара дәрәҗәле спорт остасы, Советлар берлеге һәм Европа чемпионы, дөнья чемпионатында җиңүгә ирешкән спортчы буларак билгеле. Аның энесе Салават Кәлимуллин шулай ук грек-рим көрәше буенча спорт мастеры, Русия чемпионы. Хәзерге көндә алар икесе дә спорт мәктәпләрендә тренер-укытучылар.

Кәлимуллиннар яшь буынга тәрбия бирүгә күп көч куялар. Телетаев истәлегенә уздырыла торган бәйгене дә алар балалар һәм яшүсмерләр арасында оештыралар.
Турнир алдыннан
Турнир алдыннан

Өлкә күләмендә 30-40 көрәшче катнашында башланган бу спорт чарасында елдан-ел катнашучылар саны арта һәм географиясе дә киңәя бара.

Быелгы турнирда Омскиның дүрт спорт мәктәбеннән, өлкәнең тугыз авыл-районыннан, Русиянең Төмән, Новокузнецки, Камень-на-Оби шәһәрләреннән, Казакстанның Павлодар шәһәреннән килгән 165 яшь көрәшче катнашты.

Турнирны ачу тантаналы рәвештә үтте. Көрәшчеләр көчләрен сынаячак зур спорт залының түрендә Фәритнең фоторәсеме урнаштырылган иде.

Бәйгедә катнашучы яшь спортчылар залга үткәннән соң, Русия гимны уйналды, аннан соң Телетаев истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Оештыручылар Фәритнең тәрҗемәи хәле, батырлыгы турында сөйләде.

Чакырылган кунаклардан кайбер танылган спортчылар, хакимият вәкилләре чыгыш ясады.Чыгышларда мондый спорт ярышының яшь буын өчен бәя биреп бетергесез тәрбия чарасы булуын ассызыкланды.
Турнир вакытында
Турнир вакытында

Хөрмәтле кунаклар арасында Фәрит Телетаевның әнисе Сәвия ханым да булды. Сәвия ханым оештыручыларга чиксез рәхмәтләрен белдерде, яшь көрәшчеләргә уңышлар теләде.

Улы истәлегенә оештырыла торган чарага Сәвия ханымның беренче мәртәбә килүе. Моңа кадәр ул урын өстендә яткан ире Әскәр абыйны карады. “Улыбызның үлемен кичерә алмады, инсульт авыруы белән егылды”, ди Сәвия ханым ире турында.

Телетаевлар гаиләсе 2003 елга кадәр Русиянең Ерак Көнчыгышында, Охотски шәһәрендә яши. Кызлары Гөлнара һәм уллары Фәрит анда туып үсә. Фәрит Новосибирски шәһәрендә Русия эчке эшләр министрлыгының махсус милиция мәктәбен тәмамлый, Омски Үзәк административ округының 1 санлы эчке эшләр идарәсендә эшли.

“Ул елны без ярты елдан соң гына Охотскига кире китәргә ниятләп, март аенда туган ягыбызга, Омскига кайткан идек. Язмыштыр инде, тиз арада эшкә чакырып алдылар, без киткәч, Фәрит “командировкага китәм” дип шалтыратты, мин аңа шалтыраттым, бармаска үгетләдем, әмма ул, “әни, миңа дүрт ай гына кала ялга чыгарга”, дип карарын үзгәртмәде”, ди Фәритнең әнисе.
Сәвия Телетаева улы рәсеме янында
Сәвия Телетаева улы рәсеме янында

Чечнядан Фәрит әнисенә соңгы тапкыр август азагында шалтырата, ике көннән, 1 сентябрьдә, көндезге 2 сәгатьтә кабат шалтыратырга вәгъдә итә, әмма Фәритнең шалтыратуы урынына, анага улының һәлак булуы турында хәбәр итәләр.

Фәритне әнисенең туган авылында – Большеречье районының Яланкүл авылында җирлиләр. Бу авыр кайгыдан чирләп җиде елдан артык урын өстендә яткан ата да хәзер вафат һәм улы янында җирләнгән.

Фәрит Телетаев истәлегенә багышланган турнирга килгәндә, анда ярыш 1997-2000нче елгы үсмер егетләр арасында барды. 13 төрле авырлыкта өчәр җиңүче билгеләнде, җәмъгысе 39 көрәшче җиңүче призларына лаек булды. Җиңүгә ирешкән кайбер мөселман өммәтеннән булган егетләрнең исемнәрен әйтеп китү дә урынлы булыр.

Беренче урыннарны яулаучылар арасында, төрле авырлыкларда, Омскиның 26-нчы спорт мәктәбе укучысы Ирлан Мәхмүтов, өлкәнең Одесса районыннан Али Радимов булды. Павлодардан Җаслан Нурмөхәмбәтов һәм Одесса районыннан Рамазан Җетписбаев икенче урыннарны яуладылар.

Ислекүлдән килгән татар малайлары – Рамил Нигъмәтуллин 32 кг авырлыкта, ә аның игезәк туганы Равил 35 кг авырлыкта өченче урынга лаек булдылар. Омскиның 19-нчы санлы балалар спорт мәктәбе укучылары Рәшид Бәширов һәм Әлчин Баширов, Одесса районыннан Сөнгат Шкиев, 26-нчы спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Тархан Керибаев, өлкә олимпиада резервы спорт мәктәбеннән Шамил Мусаев үз категорияләрендә 3 урыннарга лаек булдылар.
Турнирда җиңүчеләр. Сулдан өченче - Равил Нигъмәтуллин
Турнирда җиңүчеләр. Сулдан өченче - Равил Нигъмәтуллин
XS
SM
MD
LG