Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитов читкә тибелгәннәрне кире кайтара


Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов элекке чакырылыш Русия дәүләт думасы депутаты Андрей Назаровны шушы көннәрдә генә үзенең киңәшчесе итеп билгеләгән иде. Хәзер ул аңа тагын бер вазифа йөкләде – инвестицияләр буенча махсус вәкил итеп тәгаенләде.


Андрей Назаров Русия дәүләт думасына бу юлы сайланмады. Әмма урамда да торып калмады ул. Башкортстан президенты аны үзенең якын кешесе икәнен аңлатып, аңа киңәшче вазифасын ышанып тапшырды. Ә инде аны инвестицияләр җәлеп итүдә махсус вәкил итеп тә билгеләү хакында фәрман 23 декабрь көнне дөнья күрде. Андрей Назаровның эш урыны Мәскәүдә булачак дип әйтелә. Аның вазифасына Башкортстанга инвестицияләр табу һәм җәлеп итү бурычы керә.

Мәгълүм ки, хакимияттә Мортаза Рәхимов белән Раил Сарбаев булганда, Андрей Назаров читкә тибелгән кеше иде. Хәер, башта ул Мортаза Рәхимов тирәсендә шактый дус кешегә саналды. Әмма соңрак премьер-министр итеп Раил Сарбаев билгеләнгәч, арага кара мәче үтте. Шуннан Андрей Назаровка төрле гаепләр тагылды. Имеш, ул кемнедер көчләгән, янәсе ул Казакъстанда, югары белем турында ялган диплом алган һәм башкалар һәм башкалар.

Инде менә хәзер килеп Рөстәм Хәмитов Назаров әфәндене җаваплы вазифаларга билгели, йомшак кәнәфигә утырта. Моны сәясәт белгечләре әлеге президент белән Мортаза Рәхимов арасындагы каршылыкның астыртын гына дәвам итүе дип бәяли.
XS
SM
MD
LG