Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда халык сайлауга протест белдереп «Меңъеллык» мәйданына җыелды


15 сәгать 30 минутка 600-ләп кеше җыелган. Хәбәрчебез белдерүенчә, күпләр полициянең тикшереп үткәрү капкасы артында чират тора.

Камал театры мөдире Шамил Закиров: «Халык та, җәмәгатьчелек тә, безнең театр артистлары да илдә алдау системасының хөкем сөрүенә бик борчыла», дип белдерә. Закиров та «Меңъеллык» мәйданында иде.

«Бу сайлаулар, андагы хәрәмләшүләр, илдәге ыгы-зыгы мине бик борчый. Илдә безнең бөтен ирекләребезне тартып алдылар. Безнең тавышларыбызны тартып алдылар. Мәйданга мин үземнең карашымны белдерергә бардым. Чыгыш ясаучылар барсы да бу сайлауны оештыру һәм андагы тавышларның юкка чыгуына, зур хәрәмләшүләр булуга ризасызлык белдерә. Чыгыш ясаучылар арасында күзәтүчеләр, хәтта сайлау комиссиясе әгъзасы булганнар да бар», диде Шамил Закиров.

Чыгыш ясаучылар думага сйлау нәтиҗәләрен кире кагуны таләп итә. Кешеләр каршылык чарасына «Туйдырдыгыз», «Безнең тавышларны кайтарыгыз», «Гадел сайлаулар өчен» дигән шигарьләр күтәреп килгән.

Мәйданда «Без гадел сайлаулар өчен» дип язылган ак тасма тараталар. Кешеләрнең кулларында ак шарлар, ак чәчәкләр.

«Депутат мандатыңны тапшыр» дип шигарь әйтүчеләр дә бар.

Казандагы протест чарасын КПРФ һәм «Яблоко» фиркасе оештырган.

Элгәре «Гадел сайлаулар өчен» митингы ике урында «Меңъеллык» мәйданында һәм «Казан» милли-мәдәни үзәк янында үтәчәк дип белдерелгән иде. Хәбәрчебез сүзләренчә, Казанда чара бер урында гына - «Менъеллык» мәйданында гына үтә.
XS
SM
MD
LG