Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида бер мәйданда берьюлы өч митинг үтте


митингта катнашучылар, Омски, 24 декабрь 2011
митингта катнашучылар, Омски, 24 декабрь 2011

24 декабрьдә Омскида дума сайлавы нәтиҗәләренә ризасызлык белдергән митинглар оештырылды.


Митинг үткәрү өчен, 10-11 декабрьдә узган урам җыеннарына кебек, шәһәрнең Музыкаль театр бинасы каршындагы мәйдан бирелде. Узган митинг рөхсәтсез, гади җыелыш рәвешендә барган булса, бу юлы митинг рөхсәтле булды. Алай гына да түгел, бер мәйданда бер үк вакытта митинг үткәрергә рөхсәт өч оешмага бирелгән иде: Русия Коммунистлар фиркасенең Омски бүлегенә, “Гадел сайлаулар” митингын оештыручыларга һәм күптән түгел барлыкка килгән “Яшь гвардия” оешмасына.

Өч митингта, бергә алганда, барлыгы бер мең тирәсе кеше булгандыр. 10 декабрьдә исә "Гадел сайлаулар" митингына ике мең чамасы кеше килгән иде.

Митинг үткәрү өчен һәр оешмага мәйданда урын билгеләнгән иде. Бер якта, тыныч кына, Русия әләмнәрен күтәреп, яшь гвардиячеләр торса, икенче якта кызыл әләмнәр һәм шигарләр күтәргән коммунистлар торды. “Гадел сайлаулар” өчен урын театр бинасы янындарак, сәүдә нокталары артында бирелгән иде.

Митинг шигарләре
Митинг шигарләре


Узганнарында кебек, мәйдан тимер рәшәткәләр белән чорнап алынган иде, полиция хезмәткәрләре мәйданга керүче һәр кешене металл эзләү җайланмалары аша уздырды.

Чыгышлар, таләпләр

Бу юлы митинглар рөхсәтле булсалар да, мәйданда чыгыш ясаучының сүзләрен ишетерлек булмады: узганнарындагы кебек, Музыкаль театр бинасыннан мәйданга көчле музыка агылып торды.

“Гадел сайлаулар” митингында чыгышлар ясаучылар бу юлы да тавыш көчәйтү торбасы – рупор аша гына сөйләделәр. Аларның сүзләре халыкка бөтенләй диярлек ишетелмәде.

“Яшь гвардия” вәкилләре
“Яшь гвардия” вәкилләре


Ә коммунистлар алдан хәстәрлек күргәннәр, үзләре белән тавыш көчәйтү җайланмалары һәм электр энергиясе булдыручы генераторлар алып килгән иделәр. Аларның сүзләре мәйданда булган бар кешегә дә ишетелерлек иде.

Чыгыш ясаучылар, асылда, узган дума сайлавы нәтиҗәләрен танымаска, кабат сайлаулар оештырырга өндәделәр, Русия дәүләт сайлау комиссиясе рәисе Чуровның китүен таләп итүчеләр булды. Җирле проблемаларның чишелешен таләп иткән чыгышлар да булды.

Форсаттан файдаланып, коммунистлар халыкны 4 мартта узачак президент сайлавында катнашырга чакырдылар, Зюганов өчен тавыш бирергә өндәделәр.

Коммунистлар партиясе вәкилләре
Коммунистлар партиясе вәкилләре
XS
SM
MD
LG