Accessibility links

Казан җыенында мең ярым кеше ризасызлык белдерде


24 декабрь, Ярминкә мәйданы, Казан
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:29 0:00

24 декабрь Казанның Ярминкә мәйданында узган митингта мең ярымга якын кеше катнашты.

24 декабрь Казанның Ярминкә мәйданында урам җыены узды. Митингның төп шигаре – “Гадел сайлаулар өчен!” иде. Җыенда мең ярымга якын кеше катнашты.


Урам җыены ике урында узачак дип хәбәр ителде, “Вконтакте” сәхифәсендә җыен урыны итеп “Казан” милли-мәдәни үзәге һәм Үзәк стадион каршындагы Ярминкә мәйданы күрсәтелде. Оештыручылар моны махсус “перестраховка” өчен эшләнде дип аңлатты. Ахыр чиктә митинг Ярминкә мәйданында узачак дип хәбәр ителде. Белмичә ялгыш килгән кешеләрне борып җибәрер өчен “Казан” милли-мәдәни үзәк янында махсус кешеләрне дә куйганнар.

Урам җыены уза торган урын тимер рәшәткәләр белән уратып алынган иде. Халыкны электрон капкалар аша керттеләр, “нинди плакатларыгыз бар?” дип кызыксынып, букчаларны тикшерделәр. Цирк янында, стадион тирәли полициянең ике дистәгә якын йөк машиналары торды. Полиция хезмәткәрләре үзләрен бик итагатьле тотты, дорфалык сизелмәде.

Митингның төп оештыручылары – Коммунистлар фиркасенең Вахитов районы бүлеге рәисе Игорь Веселов һәм “Яблоко” фиркасе әгъзасы Айрат Гыйбадуллин. Аларга “Урыс мәдәнияте оешмасы” да кушылган. ЛДПР бу эштә катнашмаячагын белдергән. Урам җыены Казан хакимияте тарафыннан рөхсәт ителде, хәтта электр чыбыгын сузарга да түрәләр ярдәм иткән дигән сүзләр булды.

14 сәгать 45 минутта мәйданда 500ләп халык бар иде. Оештыручылар мәйданга килүчеләр өшеп тормасыннар өчен тавыш көчәйткечләрдән “Эхо Москвы” радиосының Мәскәүдә барган митингтан репортажын тыңлаттылар.

Халык әкренләп җыела барды, араларында ак тасма таккан яшьләр шактый иде. Хатын-кызларга ак хризантемалар бүләк ителде. “Яблоко” фиркасе халыкка “Нас надули” дип язылган яшел төстәге шарлар, “Гадел сайлаулар өчен” дип язылган түштамгалар таратты. Ике егет медицина маскасын киеп, “Безнең тавышыбызны урладылар” дигәнне аңлатып йөрделәр, булса кирәк. Мәскәү җыеннарына охшатып 3-4 барабан сугучы да табылды. Әләмнәрнең төрлесе бар иде: “Яблоко”, “Гадел Русия”, КПРФ, Русия һәм урыс милләтчеләренең тәреле әләмнәре күренде. Шулай ук кап-кара байраклар тоткан яшьләр дә шактый иде, болары анархистлар, күрәсең. Татарстан байрагын тотып чыгучылар булмады.

Шигарләр арасында Татарстанның сайлау комитеты рәисе Анатолий Фоминны эштән бушатуны таләп иткән “Фомин, уйди в отставку!”, “Не признаем результаты выборов”, “Миңнеханов, ждем обещанного диалога”, “Татарстан: 2+2=79?”, “Вернем стране выборы!” дигәннәре бар иде. Шулай ук Путинга төрттереп ясалган плакатлар да шактый иде, аеруча, күпләргә “Слышь, Пу? Мы не бандерлоги, а боевые хомячки” дигәне ошады, аның янында фотога төшәр өчен чират җыелды. Татарча язылган бердәнбер шигар – “Туйдырдыгыз!” дигәне булды. Митингта ТИҮ актив катнашмады, чыгыш ясамады, ләкин активистлары шактый иде. Халык аның рәисе Галишан Нуриәхмәткә мәйданга чыкмаска киңәш ителгән дип сөйләнде.

Мәйданга “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе рәисе Илшат Әминов та килде. Урам җыенын оештыручылар аны да истә тотып, әзерләнгән булып чыкты. ТНВ башлыгын аның фотосы төшерелгән һәм “Не можешь достучаться до молодежи? Стучи лучше” дип язылган зур плакат белән каршы алдылар. Мәйданда үзенең сайлауларга ризасызлыгын белдерер өчен Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия драма театры директоры Шамил Закиров та килде. Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев та халык белән бергә иде.

«Бу сайлаулар, андагы хәрәмләшүләр, илдәге ыгы-зыгы мине бик борчый. Илдә безнең бөтен ирегебезне, тавышларыбызны тартып алдылар. Мәйданга мин үземнең карашымны белдерергә дип килдем», диде Шамил Закиров.



Урам җыены 15.10 сәгатьтә башланды, Беренче булып сүз Игорь Веселовка бирелде. “Киләсе сайлауларга әзер булырга тиешбез, безгә бәйсез күзәтүчеләр кирәк! Фомин китәргә, вәзгыять үзгәрергә тиеш. Фальсификация – җинаять. Бу пычрак эштә меңләгән укытучылар, табибларны катнашырга мәҗбүр иттеләр. Татарстанның сайлау рәсмиләре оятсыз рәвештә хәрәмләштеләр, ә Татарстанның прокуратурасы, тикшерү комитеты боларның барысына да күз йома, җавапка тартмыйлар. Прокурор Кафил Әмировны да, Николаевны да отставкага!” дип чыгыш ясады. Аның чыгышын алкышлар белән куәтләделәр.

КПРФ әгъзасы Нәсимә Столярова: “Без сайлаулар нәтиҗәләре белән риза түгел! Хөкемдарлар алышынырга тиеш, алар да бу хакимиятнең ялган системасында катнашалар. Совет заманында хөкемдарлар халык алдында хисап ясый иде. Хөкем системасын үзгәртергә! Русиядә мәгариф, медицина түләүлегә әйләнде, нефтьне генә суырып яталар. Власть халыкка хезмәт итәргә тиеш. Депутатлар, республика башлыклары, федерация сенаторлары сайланырга тиеш! Демократик институтларны кайтаруны таләп итәбез!” дигән сүзләр әйтте. Мәйдандагы халык аны хуплап “Перевыборы!" дип кычкырды.

Социология белгече Владимир Беляев: “Халыкны талау кайчан туктар? Ник авыл халкын изеп, куркытып, тапкан малын тартып алып, аларны мыскыл итәләр? Сөтне 5 сумга сатып алалар, ә үзләре 10 тапкырга кыйммәткә сатып, үз кесәләрен тутыралар. Оятсыз хакимият! Украинада сайлауларда хәрәмләшү булгач, бу ил халкы тавышларны яңадан санаттырды. Украинча бу сүз “пидрахуй” дип әйтелә. Без дә, украинча Чуров, пидрахуй! Народ, протестуй! дип әйтәбез” дип халыкны кычкыртты.

Митингта өлкәннәр белән беррәттән яшьләр дә чыгыш ясады, аеруча халык митингтка чыгыш ясаган популяр MC Noize'ны җылы каршы алды. Ул җыенда рэп сөйләде. Исегездә булса, Путин туры эфирда халык белән аралашканда урам җыенына чыккан кешеләрне контрацептив чаралар белән чагыштырган иде. Аның авызыннан ычкынган бу сүз халык арасында оста кулланыла башлады. MC Noize да үзенең текстын Путин булып сөйләде, ә мәйдандагы халык аңа җавап итеп “Сам гондон!” дип кычкырды.

Урам җыены якынча ике сәгать тирәсе барды, теләүчеләргә кайнар чәй, татлы ризык тәкъдим ителде. Митинг барышында Григорий Явлинский өчен тавыш җыю оештырылды һәм 4 декабрьдә узган сайлау нәтиҗәләре белән ризалашмыйм, сайлауларның яңадан узуын таләп итәм дигән гаризага имзалар куелды, киләсе сайлауларга күзәтүчеләр булып барырга теләүчеләрнең дә исемлеге төзелде.

Мәйданда якынча мең ярым кеше иде, урам җыенында тәртипсезлекләр күзәтелмәде, чара тыныч узды.
XS
SM
MD
LG