Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмәгать пулаты һәм КПРФ та Удальцовны яклый


Русия җәмәгать пулаты “Сул фронт” хәрәкәте координаторы Сергей Удальцов эшен контрольдә тотарга җыена. Бу оешма Удальцовны кулга алу һәм аның сәламәтлеге турындагы барлык документларны бирүне таләп итә.

Бүген бу турыда Җәмәгать пулатының тәртип саклау оешмалары һәм мәхкәмә-хокук системы эшчәнлеген күзәтү комиссиясе башлыгы Анатолий Кучерена белдерде.

КПРФ җитәкчесе Геннадий Зюганов Думадагы коммунист депутатлар Удальцовны кичекмәстән азат итү өчен җаваплылык алырга әзер диде.

Бүген “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте җитәкчесе Лев Пономарев оппозиционерны яклап Мәскәү мэриясе каршында көн саен ялгыз пикетлар сериясен башлауны игълан итте.

Якшәмбе көнне мәхкәмә Удальцовка полициягә буйсынмау гаепләве нигезендә тагын ун тәүлеккә административ кулга алу җәзасы билгеләде. Беренче кулга алу мөддәте башыннан ук ачлык игълан иткән Удальцовның хәле мәхкәмә утырышы вакытында начараеп китеп аны хастаханәгә салдылар.
XS
SM
MD
LG