Accessibility links

Кайнар хәбәр

Советлар Берлеге таркалуга 20 ел: ерактан караш


Казах виолончелисты Әлфия Накыйпбәкова 1981 елда Лондондагы тамашалардан соң сәяси сыену сораган
Казах виолончелисты Әлфия Накыйпбәкова 1981 елда Лондондагы тамашалардан соң сәяси сыену сораган

Советлар Берлегеннән элегрәк киткән кешеләр империянең җимерелүен нинди хисләр белән кабул иткән?


1991 елның августында бер көнне Ольга үзенең өч яшьлек улы белән телевизордан мультфильмнар эзләп утыра. Ялгыш кына бер каналда ул Мәскәүнең Кызыл мәйданында танклар күрә. Өч ай элек бу ярымтатар - ярымяһүд хатыны малае белән Мәскәүдән АКШка күчеп килгән була. Кушма Штатларга ул Советлар Берлегендәге дини эзәрлекләүдән яклау эзләп киткән.

“Без Русиядән китәргә дип өч ел әзерләндек. Безнең Советлар Берлегендә яшисе килмәде. Әмма бер үк вакытта без һаман да совет кешеләре идек монда, бөтен дусларыбыз тегендә калды. Без әле американ җәмгыятенә керә алмадык, әле һаман үзебезгә урын эзли идек. Әмма ул мизгелдә мин, шөкер, мин исән, гаиләм монда минем белән исән-сау дип уйлап куйдым", дип искә ала Ольга.

Ольга кебек тагын ярты миллионлап кеше 1970 елдан бирле Советлар Берлеге таркалганчы АКШка киткән. Советлар иленең соңгы елларында яһүдләр, әрмәннәр, Идел буе алманнары һәм башкалар Израил, Германия, Канада һәм АКШка китеп урнашкан. Алар да империя җимерелүен тетрәнеп, куркып һәм өметләнеп күзәткән.

Ул көннәрне Ольга якыннары өчен бик борчылганын искә ала. Хәзер инде Нью-Йоркта табиб булып эшләгән ханымның ул чакта Советлар Берлегендә калган туганнары һәм дусларына шалтыратырга акчасы булмаган. Ниһаять, бер шалтыраткач, алар белән сөйләшүнең бик сәер булганын искә ала Ольга.

“Сездә анда безне нәрсә дип сөйлиләр, дип сорыйлар миннән. Чөнки алар үзләре дә ниләр булып ятканын бик аңламый иде. Мәскәүдә танклар, ризасызлык чаралары булганын беләләр иде, әмма аның мәгънәсен бик аңламыйлар иде. Рәсми каналларда коммунистик пропаганда яки классик музыка дәвам итте. Миңа калса, без АКШта Русиядә ниләр булганыннан яхшырак хәбәрдар идек,” дип искә ала Ольга.

Кемгә бәйрәм - кемгә туй
Эда Горбис
Эда Горбис

Кемдер бу көннәрне борчылып утырса, башкалар бәйрәм итте.

Тифлистә туган психолог Эда Горбис Лос Анжелеста ул көнне үзенең туган көнен зурлап бәйрәм иткән. Бәйрәмне җирле мәгълүмат чаралары “Америкага күчеп килгән элекке совет кешеләре фетнә көнен бәйрәм итә,” дип яктырткан.

Горбисның туган көненә көтелмәгән бер кунак та килгән.

“Мин зурлап туган көнемне бәйрәм итә идем. Кемдер бәйрәмгә коеп куйган Горбачевны алып килде. Аны журналистлар китергәнме, дуслармы - белмим. Әмма нәкъ Горбачевка охшаган берәү совет байрагы тотып керде, без әле аның белән рәсемгә төштек”, дип искә ала үзенең 1991 елгы туган көнен Эда.

Качкыннар искә ала

Советлар Берлегеннән качып китүчеләр дә булды.

1981 елда казах виолончелисты Әлфия Накыйпбәкова оркестрның Лондондагы тамашаларының соңгы көнендә сәяси сыену сорап калган.

"Шуннан соң Советлар Берлеге әле бик озак булды", дип искә ала Әлфия ханым. Фетнә көннәре аның өчен мөгаллиме, танылган виолончелист һәм кеше хокуклары өчен көрәшүче Мстислав Ростропович исеме белән бәйле.

​"Бик яхшы хәтерлим, мине укыткан музыка профессоры Ростропович турында сөйләделәр. Ул Мәскәүдә танк өстенә менеп виолончельдә уйнаган. Мин каршылыклы хисләр кичердем. Әйе, танылган кеше буларак син шул мизгелдә шатланасың, тантана кыласың. Әмма Советлар Берлегендә әле никадәр сәяси һәм икътисади билгесезлек бар иде, мин шулар турында уйладым”, ди Әлфия Нәкыйпбәкова.

Советлар империясе җимерелгәч озак та үтми, Әлфия ханымның яңа ватаны - Казакъстан дигән ил барлыкка килә.

“Мин киткәндә Казакъстан Советлар Берлегендә иде, мин Казакъстаннан түгел, Советлар иленнән киттем. Мин үземне милләтче дип санамыйм, әмма хәлләр үзгәргәч, миңа Казакъстан якынрак.”

Әлфия ханым барыбер бәйсез Казакъстанына кайтмады. Китүчеләрнең берсе дә диярлек кире кайтмады. Алар ташлап киткән ил инде юк иде.
XS
SM
MD
LG