Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удальцовны яклаучылар арта бара


Удальцовны яклаучылар арта бара
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:49 0:00

усия оппозициясе төрмәдәге “Сул фронт” хәрәкәте координаторы Сергей Удальцовка өстәмә җәза билгеләүне хөкем итә.

Русия оппозициясе төрмәдәге “Сул фронт” хәрәкәте координаторы Сергей Удальцовка өстәмә җәза билгеләүне хөкем итә.


Мәскәүнең Тверь мәхкәмәсе “Сул фронт” хәрәкәте координаторы Сергей Удальцовны кулга алуның канунга туры килү-килмәвен 27 декабрьдә карарга җыена.

Удальцовның адвокаты Николай Полозов аңа өстәмә җәза билгеләүгә ризасызлык белдереп югарырак мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Полозов күп көнлек ачлык нәтиҗәсендә хәле бик начарайган Удальцовның сишәмбе үтәчәк мәхкәмә утырышында катнаша алмаячагын белдерде.

Русия җәмәгать пулаты Удальцов эшен контрольдә тотарга җыена. Бу оешма Удальцовны кулга алу һәм аның сәламәтлеге турындагы барлык документларны бирүне таләп итә.

Дүшәмбе көнне бу турыда Җәмәгать пулатының тәртип саклау оешмалары һәм мәхкәмә-хокук системы эшчәнлеген күзәтү комиссиясе башлыгы Анатолий Кучерена белдерде.

КПРФ җитәкчесе Геннадий Зюганов думадагы коммунист депутатлар Удальцовны кичекмәстән азат итү өчен җаваплылык алырга әзер диде.

Бүген “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте җитәкчесе Лев Пономарев оппозиционерны яклап Мәскәү мэриясе каршында көн саен ялгыз пикетлар сериясен башлауны игълан итте.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев
​27 декабрьдә Удальцовны яклап ялгыз пикет Казанда Русия президентының кабул итү бүлмәсе каршында да узачак. Анда “Сергей Удальцовны эзәрлекләүне туктатуны һәм мәхкәмәләрнең бәйсезлеген булдыруны таләп итәм!” дигән шигар күтәреләчәк. Бу пикетны оештыручы һәм анда катнашучы Искәндәр Ясәвиев, теләүче булса, пикетта башка кешеләр белән алмашлап торырга җыенуын әйтте. Канун нигезендә пикетта бер генә кеше торса, аның өчен рөхсәт алу кирәк түгел. Шуңа күрә ул пикетта бер үк көнне төрле кешеләр алмашлап тора ала.

Якшәмбе көнне мәхкәмә Удальцовка полициягә буйсынмау гаепләве нигезендә тагын ун тәүлеккә административ кулга алу җәзасы билгеләде. Беренче кулга алу мөддәте башыннан ук ачлык игълан иткән Удальцовның хәле мәхкәмә утырышы вакытында начараеп китеп, аны хастаханәгә салдылар. Дума сайлавыннан соң сайлау гаделсезлекләренә протест чараларында тоткарланган Удальцов 15 көн административ кулга алу мөддәтен тутырып узган якшәмбе иреккә чыгарга тиеш иде.

Әмма якшәмбе көнне мәхкәмә аны 24 октябрьдәге протест чарасында полициягә буйсынмауда гаепләп тагын ун көнгә ирегеннән мәхрүм итте.

Күренекле оппозицион блоггер Алексей Навальный Удальцовка карата яңа хөкем карарын репрессия карары дип бәяләде.

Алексей Навальный Сергей Удальцовны хөкем иткән мәхкәмә янындагы ризасызлык чарасында
Алексей Навальный Сергей Удальцовны хөкем иткән мәхкәмә янындагы ризасызлык чарасында
​“Бу сәяси активисттан үч алу. Бу бик сәер хәл, чөнки бер яктан хакимият чуалышлар чыгудан куркуын белдерә, ләкин алар шундый чуалышлар чыксын өчен бөтен нәрсәне эшли. Бүгенге һич тә кануни нигезе булмаган карар ул шул якка таба адым ясау”, диде Навальный.

Элекке дөнья шахмат чемпионы, хәзерге оппозиция җитәкчеләренең берсе Гарри Каспаров Удальцов эшен "кызганыч хәл" дип атады һәм ул Русия хакимиятенең кризиста булуын күрсәтә диде.

“Яшәү тирәлеге” исемле экологик хәрәкәт активисты, кичә Удальцовны яклау чарасында тоткарланган Ярослав Никитенкога 10 тәүлек административ кулга алыну җәзасы билгеләнде.

Бүген Twitter микроблогларында чыккан хәбәрләргә караганда, Никитенконы адвокатларсыз һәм шаһитларсыз хөкем иткәннәр.

Никитенко кичә Мәскәүнең Тверь район мәхкәмәсе янындагы протест чарасында тоткарланды. Ул полиция хезмәткәрләренә буйсынмауда гаепләнде.

Сергей Удальцовның Сахаров проспектындагы митингта чыгышы
Сахаров проспекты: Сергей Удальцов чыгышы
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:15 0:00
XS
SM
MD
LG