Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин сайлауның чисталыгы турында интернетта сөйләшүгә чакыра


Русия премьер-министры Владимир Путин алда торган президент сайлауның чиста үтүе турында интернетта фикер алышу үткәрергә тәкъдим итә.

Русиякүләм халык фронтының координацион шура утырышында чыгыш ясап Путин сайлауның чиста үтүе беренче чиратта хакимияткә кирәк, чөнки хакимият халык тарафыннан яклау булуына ышанып эш итәргә тели диде.

Путин Дума сайлавы нәтиҗәләренә шик белдерүчеләрне бердәм програмга ия булмауда гаепләде, шул ук вакытта аларның фикерен дә исәпкә алырга чакырды.

Ул шулай ук сайлау нәтиҗәсе бары тик мәхкәмә аша гына гамәлдән чыгарыла ала диде.
XS
SM
MD
LG