Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җигүле шәһәрендә татар мохтарияте ачылды


Җигүле татар мохтариятен котларга дип, 150ләп кеше җыелды
Җигүле татар мохтариятен котларга дип, 150ләп кеше җыелды

Самар өлкәсендә әлегә милли җәмгыятьләр сан нисбәтеннән үсештә. 18 декабрьдә Җигүле шәһәрендә татарлар җыелып, милли-мәдәни мохтарият оештырды.


Җигүле (Жигулевск) кечкенә шәһәрләр исемлегендә. Биредә 54 мең урыс, 306 азәри, 95 үзбәк, 88 таҗик, 42 казакъ, 29 башкорт, 16 төрекмән, дүрт кырым татары, икешәр ингуш һәм кабардин, бер чечен кешесе, мең татар яши. Шәһәр тирәсендәге авылларны исәпләсәң, татарлар саны ике меңгә җитә.

Милләтнең беренче җыелышына 155 кеше килгән иде. Бу инде шәһәрдәге татарларның 15%ы дигән сүз. Конференциядә мохтарият җитәкчесе итеп, 49 яшьлек Борһан углы Ирек Шәрәфетдинов сайланды. Ул шәһәрнең бер бистәсендә мәдәният сараеның мөдире булып эшли.

Җирле мохтариятне ачу тантанасына Сызран, Тольятти, Самар милли хәрәкәт юлбашчылары килде. Шәһәр думасы рәисе Ольга Гладченко татарларга мөрәҗәгать итеп, түбәндәге сүзләрне әйтте:

“Минем тормыш юлымда һәрвакыт яхшы татарлар гына очрады. Сезнең милләттәге яхшы сыйфатларга сокланып яшим һәм җае туры килгән саен татарларны мактап телгә алам. Шәһәребездә татар үзәге оешуны позитив күренеш дип кабул итәм. Уңышлар телим үзегезгә. Бәйрәмнәребез яңа бизәкләр белән бизәләчәгенә куанам”.

Мохтарият рәисен сайлау
Мохтарият рәисен сайлау
Чарага килгән кунаклар да чыгышларында Җигүле шәһәре милли тормышына карата уй-теләкләрен белдерде. Сызран шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илсур Гыйльманов, милләтне диннән башка саклап булмый, ди:

“Сез кечкенә шәһәрдә яшәсәгез дә зур талантларыгыз бар. Бер Шәрәфетдиновлар гаиләсе генә ни тора? Гаиләдә алты кеше. Барчасы да музыка коралларында уйный, җырлыйлар. Биш имәндәй ир – үзенә бер соклангыч күренеш. Ирек үзенең туганнары белән генә дә зур тамаша күрсәтә ала.

Ләкин дә җыр-бию – ул күңел ачу гына. Милләтне саклап калыр өчен әле иң беренче чиратта динебез Ислам юлына басырга кирәк. Ә бу инде олыбыз һәм кечебез намазлыкта булырга тиешбез дигән сүз.”

Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәшид Нурмөхәммәтов Ирек Шәрәфетдиновны мәдәният, тел өлкәсендә зур эшләр эшли алырлык кеше итеп күрүен белдерде:

“Татар мәдәниятен музыкадан башка күз алдына китереп булмый. Ирек, оста баянчы буларак, мәдәният Сараенда татар балаларын татарча җырлатыр дип ышанам. Шунда ук татар теле дәресләрен дә башлап җибәрергә кирәк, чөнки тел – ул татар милләтенең арка сөяге”.
Самар өлкәсенең “Туган тел” җәмгыяте җитәкчесе Илгиз Кәлүч: “Моңа кадәр биредә милләтне туплаучы үзәк юк иде. Ниһаять шундый оешма барлыкка килде”, дип сөенде.

Үзешчән артистлар "Беренче театр" спектаклен куйды
Үзешчән артистлар "Беренче театр" спектаклен куйды
Самар өлкә татар мохтарияте мөдире Равил Галимов милли оешмаларның үзара хезмәттәшлек итүләре турында сөйләде:

“Идел ярында, Болгар дәүләтенең чигендә урнашкан Җигүле шәһәре татарлары татар мохитеннән читтәрәк торды. Һичшиксез, татар мохтарияте бәйрәмнәребезне мәйданнарга, сәхнәләргә кайтарыр. Ә без үз чиратыбызда ярдәмебезне күрсәтеп торырбыз.

Өлкә мохтарияте моңа кадәр Тольятти, Сызран, Яңа Куйбыш, Похвистнево, Нефтегорски калалары белән тыгыз элемтәдә булса, бу исемлеккә хәзер Җигүле өстәлә”.

Самар шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте рәисе Туктаргали углы Рифкат Хуҗин татар телен саклау-өйрәнү өчен эшлисе эшләргә тукталып үтте:

“Бүген төп бурычларның берсе – ул халыкны телле итү. Моның өчен шартлар тудырылган, тик куллана белергә генә кирәк. Мәктәпләрдә якшәмбе дәресләрен ачып җибәрергә. Һәр гаиләдә интернет булырга тиеш.

Интернет татарны икенче орбитага чыгара. Милләтнең мәдәни һәм сәяси офыгын киңәйтә. Һәр өйдә Татарстан сөйләп торырга тиеш. Татар дөньясын яктырткан “Азатлык” радиосын интернет аша тыңлауны җайга салырга кирәк.

“Азатлык” радиосын без хәбәр өчен генә түгел, тел өйрәнү өчен дә кулланабыз. Самар татарларының рәсми сайты булган tatarlarsamara.org кулланышта булырга тиеш.

Әлбәттә инде, Самарда чыга торган “Бердәмлек,” “Азан,” “Ислам – нур” гәҗитләренә язылырга кирәк. Һәр татар гаиләсендә татар китапханәсе булырга тиеш. Китапсыз гаилә – ул нурсыз гаилә. Китап укыган кеше генә милләт зыялысы биеклегенә күтәрелә ала.”

Спектакльдән күренеш
Спектакльдән күренеш
Җигүледә яшәүче Марат Рәсүлев чыгышы оптимистик рухта яңгырады:

“Җәмгыятебезне юридик зат итеп теркәгәнче үк, без мәсҗед турында хәл иттек. 450 намазчы сыярлык гыйбадәтханә салырга җир бирелде.

Җирле хакимият белән эшлекле элемтәләр урнаштырдык. Сәнгати тәрбия бирер урыннарыбыз да, белгечләребез дә бар. Иң мөһиме – таянырдай шәхесләребез бар.”

Рәсми бүлектән соң зур музыкаль тамаша күрсәтелде. Тольяттидан килгән үзешчәннәр баштан “Беренче театр” спектаклен уйнады, аннары җырладылар.

Рәйханә ханымның акапеллага башкарган “Китмә,сандугач”ын (Рөстәм Яхин көе) тамашачы тын алмый тыңлады. Җигүледә яшәүче Шәрәфетдиновлар гаиләсе соклангыч концерт куйды.
XS
SM
MD
LG