Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдархановны армиядә үтерер алдыннан көчләгәннәр


Руслан Айдарханов
Руслан Айдарханов

Бу көннәрдә Свердлау өлкәсе Еланск гарнизонында хезмәт иткәндә асылынган килеш табылган Руслан Айдархановны үтерер алдыннан көчләгәннәре ачыкланды. Бәйсез белгеч каберне казып алып тикшерү уздырганнан соң шундый нәтиҗә чыгарган.

Туганнары таләбе белән бәйсез тикшерү уздыру өчен Чиләбенең Арслан авылы егете Руслан Айдархановның мәетен киредән казып алганнар. Хәрбиләр, Руслан әнисе үлеменнән, сагынудан армиядә үз-үзенә кул салган дип барса, туганнары моның белән килешми.

Хокук яклаучылар, җәмәгатьчелек һәм туганнары басымы нәтиҗәсендә хәрби тикшерүчеләр мәетне киредән казып алып, суд-медицина экспертизасы уздыруга килешкән. Хокук яклаучылар дөреслекне ачыклауны сорап Русия президенты Дмитрий Медведевка да мөрәҗәгать иткән иде, ә Арслан һәм якын тирәдәге авыл халкы Русланның үлеме тикшерелми торып, улларын армиягә җибәрмәүләрен әйтте.

Айдархановның әнисенең бертуганы Гамилә Гыйльманова сүзләренчә, мәетне казып алу нәтиҗәсендә, бәйсез эксперт Русланга сексуаль характердагы көч куллану булганын әйткән.

“Моны хәрбиләр бик ныклап яшерергә тырышты. Хәзер дә алар бары Руслан үзенә-үзе кул салган дип бара. Безнең эксперт исә бу хәлнең 100% булганын әйтә”, ди ул.

Гамилә ханым сүзләренчә, хәзер гаеплеләрне җәзага тарту өчен барлык тикшерү протоколларын алырга кирәк.

“Мин кирәк документлар исемлеген сорап яздым инде, әмма кайчан бирәчәкләрен белмим. Эш бик озак бара. Башта мәетне тикшергәч, өч ай документны эшли алмадылар, аннары бер фикергә килә алмадылар. Бездә бит кем үтерә, шул ук кешеләр тикшерү эшен дә алып бара” ди ул.
XS
SM
MD
LG