Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау татарлары ятимнәрне яңа ел белән котлады


Регина Нәбиуллина (с) Вика белән
Регина Нәбиуллина (с) Вика белән

Яңа ел алдыннан дин кардәшләребез гадәт буенча ятим балаларга һәм караучысыз калган картларга ярдәм йөзеннән берничә интернатта булып кайтты.


23 декабрь, җомга көнне Мифтах ага Фәрдиев белән унлап милләттәшебез Ижау шәһәре үзәгендә урнашкан ятим балалар йортында булды. Алар кырыктан артык малай-кызларга яңа ел бүләкләре өләште.

Мифтах абый Фәрдиев быел ятимнәр, картлар һәм балалар йортларында күп тапкыр булган. Аларга сәдакалардан кергән акчаларга татлы ризыклар, җиләк-җимешләрдән торган бүләкләр туплаган. Һәм әлеге йортларның җитәкчеләре белән сөйләшеп, балалар һәм караучысыз калган картлар белән очрашкан. Аларның һәрберсенең кулына бүләкләрен тапшырган.

Ижау шәһәре үзәгендә урнашкан ятим балалар йортында, тәрбиячеләр сүзләренә караганда, 42 бала яши. Бу малай-кызларның күбесе ата-ана назыннан кечкенәдән үк мәхрүм калган, гаилә җылысын белмичә үскәннәр. “Күбесенең әти-әниләре аракы белән агуланган, зәгыйфь акыллы балалар да бар. Шуңа да алар белән эшләве җиңел түгел”, диде тәрбияче Алена Александрова.

Дениска 10 яшь, ул әнисен кечкенәдән үк белми. Костя исемле малайның әнисе ана хокукыннан мәхрүм ителгән, Эльдар Мифтахетдиновның әнисенә, Эльдар сүзләренчә, астыртын рәвештә наркотик матдәләр куйганнар, ул шуның өчен хөкем ителгән. Инде иректә икән. Малай сүзләренчә, улы янына килгәләп йөри.

Малайлар өчесе дә интернаттагы шартлардан канәгать. Гомумән, кем белән генә сөйләшсәк тә, бер генә бала да биредәге тормышына зарланмады. “Тәмле ашаталар, киемнәрне юалар, өлкәннәр җәберләми” – җаваплар шундый яңгырады.

Малайлар-кызлар балалар йортына инде икенче ел йөрүче Регина Нәбиуллина белән татар телендә аралашуыбызны ишетеп, гаҗәпләнеп тыңлап торды. “татар теле өйрәнү өчен кыенмы?” дип сорап, көлешә-көлешә “без кытайча сөйләшәбез” дип әллә нинди авазлар әйтә башладылар.

Бу балалар, күрәсең, шулай төшенкелеккә бирешмәскә тырыша. Дөрес, шаркылдап көлешеп утырсалар да, күзләрендәге моңсулык аларның ятимлеген, якыннарына кирәк түгеллеген дәлилли кебек.

Регина янына әле бер бала, әле икенчесе килеп сыенып китә. Барысы да “Тагын кайчан киләсең?” дигән сорау бирде. Кеше җылысына, аралашуга мохтаҗ булулары шуннан билгеле. Яшь кыз бу балаларның күңелен күрергә тырыша. “Берсенә дә тискәре караш күрсәтәсем килми”, дип һәрберсенә җылы сүз әйтергә тырышты.

Регина һәм тагын биш-алты яшь кызлар бу балалар янында еш булалар. Аларны кул эшләренә өйрәтәләр. Бәйрәмнәр әзерләргә ярдәм итәләр. “Вакыт булганда кереп чыгарга тырышам. Бик җәллим аларны”, дип уртаклашты Регина.

Регина Нәбиуллина кебек яшьләр һәм Мифтах абый Фәрдиев белән килгән унлап апалар кебек өлкәннәр ятимнәрнең бераз гына булса да күңелен күрергә омтыла. Мондый очрашулар вакытында балалар үзләрен кемгәдер кирәк дип сизәдер, мөгаен.
Ятимнәр янында
Ятимнәр янында
XS
SM
MD
LG