Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Иран белән сөйләшүләргә әзер булуын белдерә


Европа берлеге Иран шартларыннан башка гына Тәһран белән аның атом программасы турында сөйләшүләргә әзер булуын әйтте. Бу хакта бүген Европа берлегенең тышкы сәясәт югары вәкиле матбугат сәркатибе Майкл Манн белдерде.

Элегрәк Тәһранның атом программасы сөйләшүләренең Иран вәкиллеге башлыгы Сәит Җәлилиның якын арада Европа берлегенең тышкы сәясәт өчен җаваплы югары вәкиле Кэтрин Эштонга Тәһранның дөньяның алты иле – Британия, Германия, Кытай, Русия, АКШ һәм Франция белән диалогка әзерлеген әйтеп хат белән мөрәҗәгать итәргә җыенуы билгеле булды.
XS
SM
MD
LG