Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида Чыршы бәйрәме үтте


Балалар Кыш бабайдан бүләк көтә
Балалар Кыш бабайдан бүләк көтә

Омскиның шәһәр милли-мәдәни мохтарияте һәр елдагыча Чыршы бәйрәмнәре үткәрде. Бәйрәмнәр Дуслык йортында үтте. Аларның берсе балалар өчен узган 25 декабрьдә иртә белән булды. Шул ук көнне кичен чыршы янында өлкәннәр бәйрәм итте.


Балалар өчен оештырылган бәйрәмдә, асылда, «Өмет» студиясендә шөгыльләнүчеләр күңел ачты. Алар янына мохтарият активының һәм “Умырзая” ансамбленә йөрүчеләрнең балалары һәм оныклары чакырылды, шулай итеп анда 40тан артык татар баласы бәйрәм итте.
Балалар чыршы янында жырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар, Кыш бабайдан алдан килергә өлгергән Шүрәледән чыршыны саклап алып калдылар. Дөрес, соңыннан Шүрәле балалар белән дуслашты, Кыш бабайны да бергәләп чакырып алдылар.

Бәйрәмне «Өмет» студиясе балаларына татар теле дәресләре бирүче Дәүрия Шихова алып барды, җырга өйрәтүче укытучылары, студиянең җитәкчесе Гөлфия Шәйхетдинова Кар кызы ролен үтәде.

Гөлфия ханым балалар белән әле бер елга якын гына шөгыльләнсә дә, балалар инде аны яратып өлгерделәр, бергәләп мохтарият оештырган бәйрәмнәрдә катнашалар, яңа җырлар өйрәнәләр. Кыш бабайга да яңа өйрәнгән җырларын бүләк иттеләр.

Татар теле укытучысы Дәүрия Шихова балалар белән октябрь аенда гына эшли башлады. Дәресләр дә атнага бер генә тапкыр бара, гаиләләрендә балалар татарча сөйләшми, аерым сүзләрне генә беләләр, шуңа күрә бәйрәмне дә тулысынча диярлек рус телендә алып барырга туры килде, ди Дәүрия ханым.

Кыш бабайга шигырь укырга чират торучылар арасында да татарча сөйләүче булмады. Шулай да Кыш бабай ролен башкарган Наил Тимканов үзе бәйрәмнән канәгать калган, балаларны да бик ошаткан.

Шундый актив, матур балалар, киемнәре матур. «Өмет» студиясенә 20ләп кенә бала йөри икән, бәлки күпләр белмиләрдер, күберәк кеше хәбәрдар булса, балалар саны да артыр иде, Наил әфәнде.

Балалар Кыш бабайдан татлы бүләкләр алдылар, соңыннан чәй өстәле артында сыйландылар. Бүләкләр иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән иде, чәй өстәлен ата-аналар хәстәрләде.

Дуслык йортының фойесында кичен яшьләр һәм өлкәннәр җыелды. Бәйрәмнең оештыручылары мохтарият каршында эшләүче “Танышу” клубы һәм “Умырзая” ансамбле үзешчәннәре булды.

Кичәне алып баручы Гөлнара Макаревич төрле кызыклы, шаян уеннар оештырды, бәйрәм кичәсенә җыелган халык үзе дә актив булды, уеннарда катнашты, җырга, биюгә кушылды. Яңа ел котлауларын Дуслык йортының методисты Татьяна Шеховцова җиткерде.
XS
SM
MD
LG