Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда эчкече гаиләләр "баш күтәрә"


Казан, Киров районы
Казан, Киров районы

“Яңа ел төне тыныч үтте”, ди Татарстан полициясе. Тик исерткеч эчемлек тәэсирендә мөнәсәбәтләр аңлашу, сугышу, урлау-талау кебек хокук бозулар арткан. Казан районнарында кизү торучы полиция хезмәткәрләре чакыруларга барып өлгерә алмый.


2012 елның беренче гыйнвар кичендә, Казанның Киров районында эчкечелек белән мавыккан гаилә һәм аларның кунаклары тавыш-гауга куптарды.

Исерек күршеләр "явы"

Шул ук йортта яшәүче, начар аты чыккан, исерткеч эчемлекләр еш кулланган икенче бер гаилә, беренче катта урнашкан торбаның боргычын борып салкын су килүне туктатты.

Яңа елның беренче төнендә Киров районында кизү торган хокук сакчысы
Яңа елның беренче төнендә Киров районында кизү торган хокук сакчысы
Бу хакта полициягә хәбәр ителде, тик кизү торучы хокук сакчысы дүрт сәгатьтән соң гына фатирга килде. Сәбәбе – яңа елның беренче көннәрендә полициягә ярдәм сорап шалтыратучылар бермә-бер арткан.

Участок хокук сакчысы өч мең урынына 18 мең кешегә җаваплы

Хокук сакчысы Руслан белдергәнчә, бүген Казанның Киров районында кизү торучы участок полициясе хезмәткәре 18 меңләп кешегә җаваплы. Норма буенча өч мең кеше тиеш. Шуңа да ул барлык чакыруларга вакытында өлгерә алмый икән. Руслан сүзләренчә, башкалада участок хокук сакчылары җитми.

“1-2 гыйнвар көннәрендә исерткеч эчемлекләр тәэсирендә барлыкка килгән хокук бозулар еш күзәтелә. Күпләр исереп айнып, янә начар хәлләренә кайткан. Шул сәбәпле, гаиләләрдә ызгыш-талаш, кул күтәрүләр башланган”, диде Киров районының полиция хезмәткәре.

Татарстан полициясе Яңа елны ничек каршы ала?

Яңа елга аяк басар алдыннан Татарстанның эчке эшләр министрлыгы үткәргән матбугат очрашуында, республиканың хокук сакчылары 15 гыйнварга кадәр көчәйтелгән тәртиптә эшләячәк дип әйтелде. Министрлык вәкиле, полиция полковнигы Василий Соколов белдергәнчә, республикада бәйрәм көннәрендә өч меңнән артык полиция хезмәткәре тәртип саклый.

Василий Соколов
Василий Соколов
“Бәйрәм вакытында эчке эшләр министрлыгының оператив идарәләре аеруча уяу булачак. Махсус ашыгыч төркемнәр дә бар, көтелмәгән хәл булганда яки җирле полициянең көче җитмәгәндә алар бер районнан икенчесенә күчәргә мөмкин”, ди Василий Соколов.

Эчке эшләр министрлыгы: 2011 елда эчкечелек кимеде

Киров районы хокук сакчысы Яңа ел бәйрәмнәрендә исерекләрнең артуын әйтсә, Татарстанның эчке эшләр министрлыгы 2011 елда исерткеч эчемлекләр кулланып теркәлгән кешеләр ун процентка кимегән, ди. Эчеп тәртип бозулар да узган ел 27 процентка аз булган.

Казан хәер сораучы сукбайлардан чистара

Хокук сакчылары Казан урамнарында хәер сораучы сукбайларны да әйләнеп узмаган. Полиция аларга карата да тиешле чаралар күрә башлаган.

“Казан халкы сизгәндер, соңгы вакытта шәһәрдә хәер сораучылар кимеде. Безнең бурыч бу мәсьәләне тулысынча хәл итү, балалар укысын, әти-әниләре эш белән мәшгуль булсын”, ди Соколов. Бер төркем сукбайларны социаль үзәкләргә җибәрсәләр, читтән килгәннәрне кире туган җирләренә озаталар икән.

Урлау-талауның яңа алымнары

Татарстан полициясе каракларга каршы тору максатында 2012 елга махсус календарьлар ясаткан
Татарстан полициясе каракларга каршы тору максатында 2012 елга махсус календарьлар ясаткан
Татарстанның эчке эшләр министрлыгы вәкилләре журналистлар белән очрашуда алдап акча талау очрагына аерым тукталды. Соңгы вакытта хокук сакчысы булып телефоннан сөйләшеп, туганың яки дустың бәлагә очрады, фәлән суммада акча кирәк дип куркытып шалтыратулар арткан.

“Алар гадәттә өлкән кешеләргә шалтыраталар, улыгыз, онык бәлагә очрады, акча кирәк дип шалтыраталар”, ди полиция полковнигы Василий Соколов.

Фатирларга килеп, социаль үзәк хезмәткәре булып пенсионерларны алдау-талау очраклары да әйтелде. Бу уңайдан эчке эшләр министрлыгы Яңа елга махсус календарьлар да ясаган, аларның тышына ялган хезмәткәрләрдән сакланырга чакырып, 02, 020 номерларына шалтыратырга дип язылган.

Исерек гаиләләрне кем айнытыр?

Полициянең нинди генә номерына шалтыратсаң да, аек кешеләр исерекләрдән котылу чарасын таба алмас шул. Чөнки эчке эшләр министрлыгындагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә, хокук сакчылары
Яңа елның беренче төнендә исерек күршеләрдән калган эзләр. Казан, Киров районы
Яңа елның беренче төнендә исерек күршеләрдән калган эзләр. Казан, Киров районы
карамагындагы айныткычлар бетерелде. Канунның да эчкече гаиләләрне айнытырлык көче юк. Полиция хезмәткәре дә исерек күршеләрнең гамәлләрен генә язып алып кына китә, үзләрен түгел. Ә алар артканнан-арта, шул ук Киров районында эчкече гаиләләр генә дә бер йортта дистәләп яши. Әлеге хәлне күздә тотып нормаль шартларда яшәргә теләүчеләр фатирларын сатып башка районнарга күчә башлады.
XS
SM
MD
LG