Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ринат Гатауллин: “Башкортстан икътисадын да кыенлыклар көтә”


Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

Әле бәйрәм рухында яшәп алган халыкны, әлбәттә инде, алдагы тормышның ни рәвешле булачагы кызыксындырмый һәм борчымый калмый. Бар дөньяда көтелгән икътисади төшенкелекнең икенче дулкыны Башкортстанны да урап уза алмый.


Икътисади төшенкелекнең тискәре йогынтысы әле үтеп киткән ел азагында ук үзен сиздерә башлаган иде. Шулай да Башкортстан җитәкчелеге яңа елга кергәндә республика халкын тынычландырырга тырышты. Президент Рөстәм Хәмитов декабрь азагында гына бер киңәшмәдә Башкортстанның икътисади кризисны башка төбәкләргә караганда, җиңелрәк кичерәчәген ышандырды. Моңа ул төрле дәлилләр һәм саннар китерә. Ягулык-энергетика тармагының да, авыл хуҗалыгының да тернәкләнеп китәчәге хакында сөйләде ул.

Шул ук вакытта Башкортстанның бәйсез икътисад белгечләре бик үк хуш күңелле булырга әллә ни нигезләр булмавын әйтә. Шул ук ягулык-энергетика тармагының үсешенә килгәндә дә, хәлләр бик мактанырлык түгел икән. Моңа кадәр бюджетның зур өлешен нәкъ менә нефть сатудан кергән акчалар белән тулыландырган Башкортстанга да нефть мичкәсенең бәясе кискен төшү бәкәлгә нык сугачак.

Авыл хуҗалыгында да хәлләр алай ук мактанырлык түгел. Болар хакында “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин да белдерде. Аның сүзләренчә, хәзерге икътисади кыенлык шартларында Башкортстанны авыр хәлдән бары тик яхшы әзерлекле белгечләр, яңартылган хөкүмәт командасы гына чыгара ала.

“Моңа кадәр Башкортстанны да нефтькә бәяләрнең югары булуы коткарып килгән булса, хәзер инде икътисадны башкача корырга, машиналар төзелеше тармагын һәм башка җитештерү ширкәтләре эшчәнлеген җанландыру сорала, банклардан уңайлы кредитлар алып, аларны нәтиҗәле файдалану да кирәк”, ди Ринат Гатауллин.

Ринат Гатауллин фикеренчә, икътисади көрчекне җиңелрәк кичерүдә яхшы әзерлекле белгечләр һәм банкирлар зур роль уйный. “Кыен вакытларда икътисадны инвестицияләр һәм банклардан отышлы әҗәт алулар коткара ала. Ә инде инвестицияләр җәлеп итү һәм банклар белән белдекле эш алып бару фәкать хөкүмәттә үз эшенең осталары булуга бәйле”, ди ул.
XS
SM
MD
LG