Accessibility links

Кайнар хәбәр

Астанада Яңа ел: яшьләр телне белми, әмма сөйләшергә тырыша




Казакъстанның Астана шәһәрендәге “Таң” татар-башкорт этномәдәни үзәге Яңа елны каршылады. Яшьләр якшәмбе мәктәбендә җыелып узган елга нәтиҗә ясады һәм бер-берсен бәйрәм белән котлады. Кичә барышында яшьләр яңа җыр-биюләр белән таныштырды. 2012 елны шәһәр күләмендә узачак чараларда да алар татар-башкортларны милли чыгышлар аркылы танытырга җыена. Хәзерге вакытта яшьләр ана телен өйрәнү белән мәшгуль. Шул максаттан алар һәр якшәмбе мәктәп бинасына җыела. Татар теленнән тыш, милли гореф-гадәтләр, җыр-биюләрне өйрәнә. Аларның осталыкларын күрергә яңа ел кичәсенә "Таң" оешмасы идарәсе вәкилләре дә килгән иде.
XS
SM
MD
LG