Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран якын арада җир астында уран баета башлага мөмкин


Тәһран – Иранда җир астында урнашкан корылмада якын арада уран баету эшләре башланырга мөмкин.

Бу турыда Иранның атом энергия оешмасы башлыгы Ферейдүн Абабси Даванига таянып “Кайхан” басмасы хәбәр итте. Давани сүзләренчә, Кум шәһәре янындагы корылмада 20%ка кадәр баетылган уран җитештерелергә мөмкин.

Әлеге корылма ихтимал һөҗүмнәрдән саклану өчен тауга уеп төзелгән.

Көнбатыш илләре Иранның уран баету эшләре артында атом коралы булдыру нияте ята дип шикләнә һәм Тәһранны бу эшләрен туктатырга чакыра.
XS
SM
MD
LG