Самар өлкәсендә кечкенә шәһәр исемлегендә булган Безенчук бар. Биредә татарлар саны – 686. Бу каладагы халыкның 1,6 %ы дигән сүз. Анда узган ел ахырында җыйнак кына гыйбадәтханә сафка басты.
Төзелеш өч ел дәвамында барды. Чыгымнарның иң зур өлешен үз җилкәсенә милләттәшебез эшбатыр Гаяз Рафиков алды. Аллаһ йорты турыдан-туры үз вазифаларын башкарып килгән очракта да, татарларның милли-мәдәни үзәге булырга да ният тота.
Бина намазчылар белән тулып торыр дигән фараз салына, чөнки шәһәр хакимиятендәге ханым әйтүенчә, бүгенге көндә мөселманнарның саны өч меңгә якын икән. Кечкенә шәһәр өчен бу матур сан. Казахлар саны 700гә якын булса да, аларны динле катлам дип әйтеп булмый. Самардагы җомга намазларында казахлар сирәк күренеш. Ул яктан азәриләр бик актив, Безенчукта 300гә якын алар. Соңгы елларда үзбәк, таҗикларның күзгә күренеп артуын да исәпкә алырга кирәктер.
Шунысы игътибарга лаек: Безенчук районында әлегә бу бердәнбер мәчет.