Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия президенты чит көчләрне илне тотрыксызлауда гаепләде


Якын көнчыгыш илләре һәм кайбер башка дәүләтләр кораллы экстремистларны яклап пропаганда юлы белән Сүрия халкын алдарга тырыша, диде президент Башар әл-Асад. Бу хакта ул бүген Дәмәшктә чыгыш ясады.

Асад “халыкның аны яклавын белүен һәм вазифасыннан китмәячәген,” әйтте.

Сүрия президенты илдәге низагны чишү өчен күрше дәүләтләрнең киңәшләрен тыңларга әзер.

Илдә бүгенге көндә Гарәп дәүләтләре лигасы күзәтүчеләре эшли. Бу Асадның халыкара вәкилләр килгәннән бирле беренче зур чыгышы.
Инде 10 айдан артык Сүриядә Асадның президент урыныннан китүен таләп иткән урам җыеннары дәвам итә. БМО мәгълүматларына караганда, кимендә биш меңләп кеше һәлак булды.

Халыкара җитәкчеләр Асадны илдә көч куллануны туктата алмауда гаепләп аның урыныннан китүен таләп итә.
XS
SM
MD
LG