Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ватаным Татарстан": Кызганыч түгел, үкенеч...


"Мондый хәлнең төрле объ­ектив сәбәпләре бар. Шуларның берсе – мәгариф системасының бүген укучыларның татар һәм рус телләрен камил белүләренә ирешә алмавы."
"Мондый хәлнең төрле объ­ектив сәбәпләре бар. Шуларның берсе – мәгариф системасының бүген укучыларның татар һәм рус телләрен камил белүләренә ирешә алмавы."

Бүген татар һәм рус телләрендә сөйләшүчеләренең туган телләрендә сөйләм культурасы, дөрес сөй­ләм әдәби әле тиешле дәрәҗәдә түгел.


Мондый хәлнең төрле объ­ектив сәбәпләре бар. Шуларның берсе – мәгариф системасының бүген укучыларның татар һәм рус телләрен камил белүләренә ирешә алмавы булса, икенчесе – уку йортларында укучыларны бер телдән икенче телгә тәрҗемә итәргә өйрәтү практикасы булмауда. Ике тел белән эш итүче татар кешесе еш кына кайбер төшенчәләрне рус теленнән ялгыш тәрҗемә итеп ала, чөнки ул бу ике телнең үзара нисбәтен­дәге кагыйдәләрне, бер телдәге мәгънәне, эчтәлекне икенче телдә бирү тәртибен һәм һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләре барлыгын белми.

Татар теле, бигрәк тә матбугат, радио-телевидение теле, көннән-көн ныграк рус теленең калькасына әверелә бара.

Бу нәрсә дигән сүз? Бу һәр рус сүзенең мәгънәсен татар телендә зиһенгә беренче килгән аерым бер сүз белән белдереп эш итү аркасында телебез үзенә бер төрле ясалма төс ала бара дигән сүз.

Ике тел иясе, кирәкле мәгъ­нәне, фикерне рус теленнән алганда, андагы һәр сүз һичшиксез аерым сүз белән тәрҗемә ителергә тиеш дигән уй белән эш итә. Шуның өстенә, татар телен­дә рус сүзенә тәңгәллекне аның сүз сөрешендәге, тексттагы мәгънәсенә нигезләнеп эзләми, бәлки моның өчен ике тел сүз­ләре арасындагы иң күп кулланыла торган сүзлек­ләрдә теркәл­гән тәңгәллекләрдән генә файдалана. Бу уйлап тормыйча, механик рәвештә эшләү дип атала.

Кайбер мисаллар китерик. "Врач сохранил ему (ей) жизнь" дигән җөмләне еш кына "Врач (табиб) аның тормышын саклап калды" дип тәрҗемә итүчеләр бар (башка беренче килгән жизнь – тормыш тәңгәллеген кулланып). Бу да саф татарча булып чыкмый. Чөнки бу очракта жизнь сүзенә, сөйләмнән аңлашылганча, гомер сүзе туры килә: чын татарча гомерне саклау диләр. Тормыш белән гомер бер үк нәрсә түгел: тормыш – иҗтимагый күренеш, гомер – биологик төшенчә.

Хәзер сөйләм телендә дә, язма телдә дә агымдагы ел (текущий годтан) (дөресе – бу ел), агымдагы бюджет (быелгы бюджет кирәк), тере акча (живые деньгидан) (акча гына дияргә кирәк: татарча акчаның тересе, үлесе булмый), текә егет (крутой парень), тирән рәхмәт, тирән кайгы һәм башка шундый тирәнле сүзтез­мәләр (глубокийны хә­рефкә-хәреф тәрҗемә итеп) (дөресе: зур рәхмәт, зур (олы) кайгы һ.б.), эре завод (чын татарча – зур завод) кебек меңнәрчә уңышсыз, сәер калькалар күп кулланыла. Андыйларның күбесен кире русчага тәрҗемә итеп карап кына аңлап була.

Гаҗәп хәл: хәтта татар теленә рус теленең грамматик төзелешен һәм сүз тәртибен дә күчереп куялар.

Республика газеталарының берсендә урнаштырылган кечкенә генә бер информациянең исеме – "Ирек һәм хокук – бәһасез төшен­чәләр". Алай булырга мөмкин түгел ләбаса! Баксаң, рус сүзенең кисәкләренә кадәр тәрҗемә итү галәмәте икән бу: ценностьбәһа (бәя), бес (без) – юклыкны белдерә торган компонент (сыз-сезгә туры килә). Менә шуннан бәһасез сүзе ясаганнар. Нәтиҗәдә оригиналдагы мәгъ­нәнең капма-каршысы килеп чыккан: бесценный бәһасез түгел, киресенчә, бәя биреп бетергесез, бик кыйммәтле, бик зур бәһале.

Животноводческая ферма, свиноводческая ферма кебек әйтелмәләрдәге сүзләрнең хәтта суффиксларын (-ческ) тәрҗемә итү нәтиҗәсендә телебезгә дуңгызчылык фермасы, товарлыклы-сөтчелек фермасы, игенчелек культурасы, кебек Ходай кушмаган сүзләр килеп керде (дөресе: дуңгыз фермасы, сыер фермасы, иген культурасы). Оригиналда бер сүз икән, тәрҗе­мәдә дә бер сүз, оригиналда ике сүз икән, тәрҗемәдә дә ике сүз, өч икән – өч булырга тиеш дигән ялгыш (примитив) принцип белән эш итәләр әле бездә күбесенчә. Мәсәлән, рус телендә доярка (бер сүз) сүзенә ияреп, заманында савымчы дигән сүз уйлап чыгрдылар, ә ул татарча дөрес түгел: чын татарча – сыер савучы. Русча проводить лечение икән, татарча дәвалау үткәрү диләр (бу тупас хата: дәвалау гына кирәк), русча живые цветы (подарил живые цветы) икән, татарчада тере чәчәкләр булып чыга: татарча чәчәкнең тересе-үлесе булмый, чәчәк кенә дияргә кирәк (чәчәк бүләк итте), поступило (было) много звонков икән, аны татарча күп шалтыратулар килде (булды) дип тәрҗемә итәләр, саф татарча – күп кеше шалтыратты, шалтыратучылар күп булды: полициягә көн саен 300-500 шалтырату булган (газетадан) – полициягә көн саен (яки һәр көнне) 300-500 кеше шалтыраткан дияргә кирәк.

Соңгы вакытларда мәгълүмат чаралары телендә ак көнләшү (русчасы – белая зависть) дигән гыйбарә барлыкка килде. Татар кешесе өчен көнләшүнең агы-карасы булмый, көнләшү ул, гомумән, тискәре, кара күренеш. Бу очракта сүз көнләшү турында түгел, кызыгу турында бара һәм рус телендәге "завидовать белой завистью" дигән гыйбарә кызыгып карау яки кызыгу рәвешендә тәрҗемә ителергә тиеш.

Бүгенге мәгълүмат чаралары телендәге дип белдерде (заявил), дип билгеләде (отметил), дип күрсәтте (указал), дип ышандырды (заверил), дип раслады (утверждал) кебек күп санлы трафарет әйтелмәләрнең барысы да ясалма, татар теле өчен ят; чын татарча дөресе – дип әйтте, дип сөйләде, дип язды, диде һ.б.

Бездә хәзер кызганычка каршы гыйбарәсе бик модада. Бу да мәгънәсе белән дә, формасы белән дә тупас ялгыш. Беренчедән, кызганычка каршы дип әйтү ятышсыз, кытыршы, ягъни стиль ягыннан дөрес түгел, икенчедән, сожаление (к сожалению) бу очракта һич кенә дә кызгану түгел (авыр хәлдә калган, мескен кешене генә кызганырга мөмкин), бәлки үкенү мәгънә­сендәге сүз, һәм аны татарча үкенеч, шунысы үкенеч кебегрәк сүзләр итеп белдерергә була. Алай гына да түгел: аны күпчелек очракта тәрҗемә итеп торуның кирәге дә юк. Монда да оригиналның һәр сүзен аерым бер сүз белән тәрҗемә итәргә кирәк дигән ялгыш фикер гамәлгә ашырыла. Русчадагы бик еш кулланыла торган пожалуйста сүзен дә, мәсәлән, һәр урында зинһар өчен дип тәрҗемә итү таләп ителми: аны тиешле сүзгә – чы-че, әле, күр кебек ярдәмлек сүз­ләр белән белдерергә мөмкин (дай, пожалуйста – бирче, бир әле), кайбер урыннарда исә пожалуйста сүзен тәрҗемә итүнең бөтенләй кирәге булмый. Мәсә­лән, радио-телевидение тапшыруларында һава шартлары турында белдерү ясаганда, кешеләрне кисәтеп, русчадан калькалаштырып, зинһар, сакланыгыз, ди­ләр. Монда зинһар урынлы кулланылмый: чын татарча – саклана күрегез, сакланып йөрегез һәм тагын шулайрак. Журналистлар, тәрҗемәчеләр һәм башка ике тел ияләре белсен иде: пожалуйста һәр очракта да зинһар (өчен), подчеркнул – ассызыклады, отметил – билгеләде һ.б. түгел.

Телебездә инде шактый нык кулланылышка керә барган бер күренешне – кешегә рәсми рә­вештә, рус телендәге Иван Иванович, Анна Ивановна формасына ияреп, Илдус Рөстәм улы, Гүзәл Рәис кызы рәвешендә мөрәҗәгать итүне алып карыйк. Бу форма ясалма, туган телебезнең табигатенә каршы килә. Татар телендә кешеләрнең бер-берсенә мөрә­җәгать итүенең, эндә­шү­нең, исемнәр кулланып дәшү­ләренең үзенә бер төрле системасы бар. Рус теленеке дә бар. Фәлән фәлән улы яки фәлән фәлән кызы татар телендә катгый урнашкан сүз тәртибенә туры килми. Табигый форма – фәлән улы фәлән, фәлән кызы фәлән (Рөстәм улы Илдус, Рәис кызы Гүзәл, гади сөйләм телендә Рөстәм Илдусы, Рәис Гүзәле формасы да кулланыла).

Рәсми мөрәҗәгать итүдә татарларда фәлән әфәнде, фәлән ханым дип әйтү тәртибе бар. Руслар белән бергә булып, русча сөйләш­кәндә, алар телендәгечә, Илдус Рустемович, Гузель Раисовна формасында мөрәҗәгать ителә.

Гади, көнкүреш сөйләмендә барган әңгәмәдә әңгәмәдәш­ләрнең яшьләре бер чама булганда чын татарча исем белән генә эндәшү, әңгәмәдәш олырак булса, фәлән абый яки фәлән апа дип, кечерәк булса – фәлән энем яки фәлән сеңлем дип мөрәҗәгать итү дөрес була. Татарча сөйләш­кәндә, руслар шулай эшли дип, кирәгеннән артык тырышып, бер-береңә фәлән фәләнович дип эндәшү шарт түгел.

Көнбатыш Европа халыклары телләрендә дә, башка күп төрле халыкларның телләрендә дә исеме һәм атасының исеме белән эндәшү тәртибе юк. Әмма моңа карап ул халыкларда беркем дә үзен начар хис итми.

Инде ияләнеп киләбез кебек (ләкин мин үзем түгел): татар телендәге чакыру билетларында, игъланнарда, мәгълүмат чараларында вакыт исәбен фәлән сәгатьтә формасында язалар һәм сөйлиләр. Мәсәлән: 5 сәгатьтә, 10 сәгать 20 минутта, 19 сәгатьтә. Бу рус теленнән калька һәм татарча бик ятышсыз. Чын татарча: сәгать 5 тә, сәгать 10 тулып 20 минутта яки сәгать 11 нче 20 минутта, кичке сәгать 7 дә. Нишләп үзебезчә сөйләмибез һәм язмыйбыз, нигә күрәләтә бозабыз туган телебезне, безне моңа кем мәҗбүр итә соң: рус телен шулкадәр идеаллаштырумы бу, бу тел ияләренә табынумы, әллә бераз гына башны эшләтергә, уйлап эш итәргә иренүме бу, әллә боларның икесе дә бармы бездә? Яңа елда туган телебезнең язмышы турында ныграк уйлансак иде.

Рүзәл Юсупов
профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы

"Ватаным Татарстан"
06.01.2012 № 1-2
XS
SM
MD
LG