Шотландия хөкүмәте башлыгы Алекс Салмонд Шотландия бәйсезлеге турында рефередум 2014 елның көзендә үтәргә тиеш, дип белдерде.
Аның фикеренчә, бу вакытка кадәр референдумга хокукый яктан әзерлекне бетереп, җәмгыятьтә бу хакта карашларны ачыклап булачак.
Шотландиянең милләтчел партиясе рәисе буларак Салмонд Британиядән бәйсез булу яклы.
Британия хөкүмәте, билгесезлек илнең мәнфәгатьләренә зыян сала, дип әлеге референдумны мөмкин кадәр тизрәк уздырырга чакыра. Салмонд исә Британияне Шотландия халкына басым ясауда тәнкыйтьләп чыкты.
Әлегә Шотландиянең Британия патшалыгыннан чыгуына каршы булучылар күпчелектә, әмма бәйсезлек тарафдарлары саны арта бара.