Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эчәргәме-эчмәскәме? Шуны беләсем килә...


Яңа елда Русиядә аракыга бәяләр артса, халык идән астыннан самогон куу җиһазларын ала башларга мөмкин.

Ике атналап дәвам иткән яңа ел һәм Раштуа ялларыннан соң Русия янә эчкечелеккә каршы көрәш башлый. Моның өчен яңа елдан аракы һәм башка исерткеч эчемлекләргә бәяләрне арттыру каралган. Ләкин Русия халкы өчен бу проблема булмас, ди күзәтүче Пол Гобл. Илдә Михаил Горбачев кабул иткән “аек канун” чорыннан бирле әле дә кайбер гаиләләрдә самогон куу җиһазлары саклана.

Интернеттагы “Версия” сайты “2012 елда Русиядәге 15 миллионлап кеше аракы урынына самогон эчә башлаячак”, дигән мәкаләсендә бу эчемлекне ясау технологиясе һәм төре турында яза.

1980нче еллар азагында элекке Советлар берлеге президенты Михаил Горбачев илдә исерткеч эчемлекләрне тыйды. Самогонны җитештерү һәм сату канунсыз булды, аның өчен зур акчалата җәзалар салынды.

1991 елдан соң самогон җитештерү рөхсәт ителде, әмма күп төрле арзан аракы төрләре кибетләргә чыга башлагач, аны җитештерү үзеннән-үзе кимеде.

Аракыга бәяләр арттырылса, белгечләр самогон ясауның тагын үсештә булачагын фаразлый. Аракыдан кимендә биш мәртәбә арзанракка төшкән бу эчемлек күбрәк аз керемле кешеләр арасында популяр булачак.

Русиянең медицина фәннәре академиясендә нәшер ителгән “Наркология” журналының 2011 елның сентябрь санында галимнәрнең самогонның зыянын тикшерү нәтиҗәләре басылып чыкты. Белгечләр Мәскәү өлкәсенең Клин районы базарлары һәм хосусый хуҗалыкларда сатылган 13 төрле самогонны тикшереп кызыклы нәтиҗәләргә килгән. Алар эчемлекләрнең кеше өчен зыянлы булган метанол агуыннан ни дәрәҗәдә чистартылган булуын тикшергән. Ни гаҗәп, өйдә ясалган самогонның Русиянең аракы заводларында җитештерелеп кибетләрдә сатылган кайбер аракы һәм коньякларыннан “файдалырак” булуы ачыкланган.

Наркология бүлекләре табиблары исә галимнәрнең бу тикшерүе нәтиҗәсенә нинди дә булса аңлатма бирүдән баш тарты.

“Акылдан яздыгызмы? Без кешеләрне самогон эчәргә чакырыйкмы?” дип белдерде Наркология үзәге җитәкчесе Евгения Кошкина.

Аракы җитештерү һәм сату - Русиядә иң күп акча китерүче кәсепләрнең берсе. Самогон җитештерү Русиядә рөхсәт ителгән, аны күпләп сатарга гына ярамый. Депутатларның кайберләренең үзләренең аракы сәнәгате белән бәйле булганга, аларның исерткеч эчемлекләрне чикләү турында карар кабул итәчәгенә ышаныч бик кечкенә, ди күзәтүче Пол Гобл.

“Аракысы исертә - самогоны кикертә,
Икесен бергә кушып эчсәң - үрле-кырлы сикертә!” дип җырлау чаклары җитәме әллә?
XS
SM
MD
LG