Мәгъсүм Хәйретдинов яңа ел алдыннан гына үзенең 72 яшьлек туган көнен билгеләгән. Туган көненә бүләкләр алырга күнеккән Мәгъсүм абый, “Быел менә хакимият тә бүләк ясады”, дип шаярта. Бәйрәм алдыннан пенсионерларның транспортта йөрү ташламасын киметүне ул, үзенә карата хөрмәтсезлек дип саный.
Казанның меңләгән өлкәннәре сыман ул да күптән түгел узган митингларда катнашкан. Аның сүзләренчә, хакимият өлкәннәргә гадел карамый. "Хәзер эшләмәгәннәр дә, көне-төне тир түккәннәр дә бер күләмдә пенсия ала. Җитмәсә, бу пенсия элекке замандагы акчалар белән чагыштырганда чүп кенә”, ди пенсионер. Яхшы яшәү өчен пенсия егерме мең сумнан да ким булмаска тиеш, ди ул. Үзенең ничек көн күрүе турында Мәгъсүм абый Азатлыкка сөйләде.