Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия икътисад иреге исемлегендә 144-нче урында


Дмитрий Медведев Мәскәү янындагы Сколково - инновацияләр үзәгендә Русиянең икътисадны заманчалаштыру һәм технологияләр үсеше комиссиясендә чыгыш ясый. Декабрь, 2010.
Дмитрий Медведев Мәскәү янындагы Сколково - инновацияләр үзәгендә Русиянең икътисадны заманчалаштыру һәм технологияләр үсеше комиссиясендә чыгыш ясый. Декабрь, 2010.

Русиядә бизнес алып бару көннән-көн авырлаша, дип белдерүчеләр дә, аның әллә ни авырлыгы юк диючеләр дә бар.


Кайбер илләр исемлектәге урыннары белән
34. Грузия
39. Әрмәнстан
65. Казакъстан
88. Кыргызстан
91. Азәрҗәйҗан
124. Молдова
129. Таҗикъстан
143. Микронезия
144. Русия
145. Үзәк Африка
153. Беларус
163. Украина
164. Үзбәкстан
168. Төркмәнстан
171. Иран

Heritage Foundation һәм Wall Street Journal 2012 елга дөньяда илләрендәге икътисад иреге турында хисап әзерләде. Әлеге хисапта Азия-Тын океан төбәгендәге дүрт ил – Һонгконг, Сингапур, Австралия, Яңа Зеландия исемлек башында һәм бизнес алып бару өчен иң кулай дәүләтләр булып тора. 179 илдән торган исемлекне Либия, Куба, Зимбабве һәм Төньяк Корея тәмамлый. Русия әлеге исемлектә 144нче урында. Сәүдә, бизнес, инвестицияләр иреге, милеккә хокук һәм бизнес алып бару өчен башка якларны да тикшергән белгечләр, Русиядәге икътисад иреге үзгәрешсез – узган ел ничек булса, шул килеш калган дип белдерә.

"Хәзерге "Братва" безне аңламый"

Казанда урнашкан косметика җитештерүче “Мюстела” ширкәте оешканга быел 20 ел тула. Аның җитәкчесе Фирдәвес Девятаева сүзләренчә, җитештерү бизнесында эшләүчеләрнең хәлләре елдан-ел авырлаша бара. Русия хөкүмәтенең җитештерүчеләргә мөнәсәбәте үзгәрмәсә урта бизнестагы җитештерүчеләр бер-ике елдан бөтенләй бетәчәк, ди ул.

Фирдәвес Девятаева
Фирдәвес Девятаева
– Элегрәк безнең шикелле җитештерүчеләргә эшләү җиңел һәм рәхәт иде. Хәзер исә без, гади генә әйткәндә, хөкүмәткә кирәк түгел. Күпләр эшләрен туктатты бит инде, тагын бер-ике ел вакыт калды, без дә юкка чыгачакбыз. Эшне дә алып барырга, сәүдәне дә оештырырга кирәк. Лицензияләштерүләр дә катлауланганнан-катлаулана. Бу кәгазь мәшәкатьләрен кем уйлап чыгара икән, исләр китәрлек бит. Кайвакытта ул өстә нинди "башлы" кеше утыра икән дип уйлап куясың.

Мин бит җитештерүче, алыпсатар гына түгел. Әйткән сүзем - әгәр белгән булсам, бүгенге көн туасын... Без эшли башлаганга 20 ел тула. Безнең бренд бар. Дөньяда да, чит илләрдә дә безне хөрмәт итәләр. Без Русиядәге халыкка кирәк, безне эзлиләр, әмма, мин бүген тартам-сузам, белмим, тагын ничә елга түзәрмен.

Кәгазь авырлыклары бар дип әйтәсез, тагын нинди проблемнар туа соң?

– Мин Русиядәге хәлләрне һәрвакытта чит илләр белән чагыштырам. Бездә электр энергиясе өчен бер ай алдан ук түләп куярга кирәк. 100 мең сумнан артык ул. Ул 100 мең сум зур акча бит. Ул минем җитештерүгә керми, аны түләмәсәм миңа ут бирмиләр. Икенчедән, коммуналь түләүләр галәмәт күп. Өченчедән, әледән-әле лицензияләштерүне үтеп торырга кирәк. Дүртенчедән, хәләл тауарны гына алсак та, безнең базарны чит ил тауарлары белән тутыралар. Чит илдән ришвәт (откат) алган безнең түрәләргә чит ил тауарын кертү файдага гына. Безнең татар кешесе ник минем өчен борчылып: "Фирдәвес, син тегендә сат, монда сат", дип әйтеп ник утырсын ул. Татар түрә булса - чабатасын түргә элә.

Бизнес алып барган кешеләргә әле дә зур ришвәтләр түләргә кирәк дип әйтәләр?

– Беләсеңме, син чын җитештерүче икән, элекке заманнарда безне куркытып торган кешеләр алар аңлый иде, артыгын кыланмадылар. Алланың биргәненә шөкер, безгә ул-бу булмады, чөнки без кешегә кирәк әйберне алдамый-нитми эшләдек. Элекке "братва" аңлаган булса, хәзерге түрәләр аңламый. Элек бит "братва" бар иде, хәзер икенче "братва" килде. Миңа күпме кеше, хәтта түрәләр үзләре дә "Фирдәвес, мин беркайчан да бу илдә җитештермим" дип әйтә. Саталар, чөнки сатарга була. Кытайдан очсыз әйбер алып кайтасың да тыныч күңел белән сатасың. Җитештерүчегә хәзер бик кыен. Сатучыга бизнеста эшләргә була әле.

Сез җитештерүчеләр бергә җыелып, үзегезнең авыр хәлегез турында чаң сугасыгыз килми мени?

– Ничекләр генә сөйләшеп карамыйбыз. Беләсеңме, каршыда шуның кадәр үтеп булмаслык дивар ул. Хәзер безнең исемебез дә, даныбыз да бар, әмма шул килеш тә безнең үсәргә бернинди мөмкинлекләр юк. Бизнеста үз керемең белән генә үсеп булмый. Инвестицияләр кирәк. Татарстаннан гына тормый шул, бөтен Русиядәге сәясәт шундый. Әгәр сиңа бер-ике ел икән, булышырга мөмкиннәр. Әгәр 19 ел икән инде, борылып караучы да юк.

Ни өчен?

– Русиянең сәясәте шундый, аңлатып тормыйлар. Ул федераль акчалар гына дип җиппәрәләр. Әгәр Русия Дөнья сәүдә оешмасына керсә, җитештергәнемне бөтен Европага сатарга туры киләчәк. Анда алып барып сату өчен Европа таләпләренә (стандартларына) туры килү кирәк. Европа таләпләренә туры килсен өчен яңа җитештерү җиһазлары (линия) алу кирәк.

Димәк, сезнең проблемнарга хөкүмәтнең исе китми?

- Хөкүмәткә мин кирәк түгел. Хәзер безнең базарга хәләл товар белән Малайзия керергә тора. Без нәрсә эшли алабыз соң? Без, җитештерүчеләр хәзер ничә кеше генә калдык. Бик аз.

- Җитештерүче булу җиңел түгел, димәк?

– Хәтта авыр дип тә әйтеп булмый, күпкә авыррак. Әле генә "Эхо Москвы"дан ишеттем. Экономист Хәмзин сөйләде. Ул: "Мәйданнарга кем чыкты дип уйлыйсыз? Алар бизнесменнар иде. Алар Русиядәге хәлләр болай дәвам итсә, үзләренең бөтенләй бетәчәкләрен аңлый. Тагын бер-ике ел гына калды - аннары барсы да бетте дигән сүз", диде.

Авыл җирендә эшмәкәрлек җиңелрәк

Илһам Гаязов сигез ел инде бизнеста. Теләчедә аның үзенең инкубаторы бар. Елына 25-30 меңләп чеби, 7-8 мең каз, 5-6 мең үрдәк чыгара.

– Мин элек тә бизнесның әллә ни авырлыгын тапмый идем, хәзер дә бизнес алып бару авыр дип санамыйм. Һәрдаим тикшереп тинтерәтеп торучылар да юк. Экология, Роспотребнадзор һәм башкалар безгә өч елга бер тапкыр гына килеп китә. Зур авыллар һәм шәһәрләрдә вазгыять барыбер башкачарактыр дип уйлыйм мин. Хөкүмәткә килсәк, аның булышканы да, аяк чалганы да юк.

Төрле тикшерүләргә мөнәсәбәтең ничек? Алар урынлымы?

– Безнең башка сугып тормасаң, без аннары чыгырдан бөтенләй чыгарга мөмкин. Өч елга бер була торган тикшерүләрне мин үзем кирәк дип саныйм.

Авыл җирендә ришвәт мәсьәләсе ничегрәк? Биргәләргә туры киләме?

– Минем беркемгә бер тиен биргәнем дә, миннән сораган кеше дә юк. Безнең район кечкенә булганга ришвәт алу һәм бирү юктыр дип уйлыйм мин, чөнки кеше бер-берсен яхшы белә. Кайвакыт хакимиятләр төрле һөнәри бәйрәм көннәре уңаеннан, йә Сабантуйга дип исемлек төзеп акча җыя. Моны ришвәткә санап булмый бит инде, ул андый нәрсәгә керми. Эш ягыннан минем төрткәнем дә, миннән сораган кеше дә юк. Мин ришвәт бөтенләй юк дип әйтә алмыйм. Бизнесым кечкенә булгач, үзем тыныч йөргәч, шуңа борчымыйлардыр, бәлки.
XS
SM
MD
LG