Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Йосыпов тоткарлау вакытында үтерелгән


Татарстан полициясе эзләүдә булган Рөстәм Йосыповның үтерелүен, аның хатыны Ленизаның кулга алынуын белдерә.

Татарстан эчке эшләр министрлыгы пәнҗешәмбе көнне эзләүдә булуы мәгълүм булган Рөстәм Йосыповның шул ук көнне үтерелүен игълан итте. Аның хатыны, шулай ук эзләнгән Лениза Йосыпова кулга алынган.

Бу турыда министрлык үзенең интернет сәхифәсендә белдерә. Министрлык нинди җинаятьләр кылганын атап әйтмәсә дә, Йосыповны зур җинаятьләр кылуда гаепли.

Чыгышы белән Үзбәкстаннан булган 38 яшьлек Рөстәм Йосыповның атнакич көнне үк Казандагы Химиклар урамындагы бер фатирда табылуы әйтелә. Министрлык сәхифәсендә: “Тоткарлау вакытында җинаятьче Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәренә пычак белән һөҗүм итте. Полиция хезмәткәре берничә мәртәбә яраланганнан соң корал кулланырга мәҗбүр булды” диелә.
Йосыпов вакыйга урынында ук һәлак булган, полиция хезмәткәренә хастаханәдә ярдәм күрсәтелгән.

Йосыповның хатыны Лениза тоткарланган. 27 яшьлек Лениза Йосыпованың кыз фамилиясе Тимергалиева. Ул чыгышы белән Түбән Камадан. Йосыповларның ике баласы бар: Зәйнәпкә – 5, Йосыфка – 1 яшь.

Интерфакс агентлыгы тәртип саклау оешмасындагы үз чыганагына таянып Рөстәм белән Ленизаның Русиядә террорчы саналган халыкара “Хизб ут-Тәхрир” оешмасында катнашуда шикләнелүен хәбәр итә. Лениза шулай ук, интихарчы булырга мөмкин диелә.

Интерфакс чыганагы әйтүенчә, ирле-хатынлы Йосыповларны 10 гыйнварда Биектау районындагы Мәмдәл авылында бер йорт янганнан соң эзли башлаганнар. Янәсе, янгынны сүндергәндә ул йортта шартлаткыч табылган булган
XS
SM
MD
LG