Италия ярлары янында Costa Concordia сәяхәт корабы батты. Хәзер ул урында эзләү-коткару эшләре бара.
Өч кеше һәлак булган, берничә кеше югалган.
Корабта барлыгы дүрт меңнән артык кеше булган. Аларның меңнән артыгы кораб хезмәткәрләре.
Кораб җомга көнне Чивитавеккья портыннан чыккан булган һәм күп тә үтмәстән комга утырган. Кешеләрне якындагы Джилио утравына ташыйлар.
Суга сикергән, яки кораб кыяга бәрелгәндә суга егылган кешеләрне боралаклар белән коткарганнар.
Кораб хәзер янтайган хәлдә яртылаш су астында. Аның су астында калган бүлмәләрендә кешеләрне эзләү эше бара.