Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ангела Меркел: Европага инвесторлар ышанычын кайтару озак булачак


Германия канцлеры Ангела Меркел
Германия канцлеры Ангела Меркел
Standard & Poor’s кредит рейтингы агентлыгы җомга көнне еврозонадагы тугыз илнең кредит рейтингын төшергәннән соң, бүген Германия канцлеры Ангела Меркел Европага инвесторлар ышанычын кайтару өчен озак тырышырга туры киләчәк диде.

Меркел бу карар көтелмәгән карар түгел иде диде һәм Standard & Poor’sның өч агентлыкның берсе генә булуын искә алды.

Тугыз илнең берсе булган Австрия үз рейтингын АААдан АА+ка төшерүне аңлап булмаслык хәл дип атады.
XS
SM
MD
LG