Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яңа туган сабыйлар саны арткан


Бала тудыру йорты
Бала тудыру йорты

Казан халкы иркенләп бәби алып кайта. Бу хакта бүген шәһәр мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе утырышында шәһәрнең гражданлык хәлләре актларын теркәү идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева хәбәр итте. “2011 елда Татарстан башкаласында 18385 сабый туган. Бу рекордлы 1987 елга иң якын күрсәткеч. Ул елны 18730 бала дөньяга килгән булган”, диде ул.


Шәһәр башлыгы демографиянең уңай якка үзгәрүен сәяси-икътисади шартларның тотрыклы булуы белән аңлата. “Казан халкы күп итеп бала таба икән, димәк, киләчәккә ышаныч белән карыйлар, - диде Илсур Метшин. – Хөкүмәт гаиләләргә матди ярдәм күрсәтә, Татарстанда “Бәләкәч” программасы буенча балалар бакчалары төзелә, социаль ипотека тормышка ашырыла. Боларның барысы да үз нәтиҗәсен бирми калмый”.

Яңа туучы сабыйлар саны Казанда 1990нчы еллар азагында кисәк кими башлаган. 2000 ел – демографик сызыкның иң түбән ноктага төшкән вакыты. Ул елда Татарстан башкаласында нибары 8849 бала туган. Киләсе елларда да белгечләр яңа туучы балалар саны кимүен фаразлый, чөнки 1990нчы елларда туган кешеләр әти-әни яшенә җитә, ә андыйлар башка буыннар белән чагыштырганда аз.

Альбина Шәвәлиева китергән мәгълүматларга күрә, кияүгә чыгучы һәм балага узучы хатын-кызларның яше арткан. Иң күп сабыйларны 25 белән 40 яшь арасында булган хатын-кызлар тапкан. “Димәк, “перестройка балалары”ның күбесе әле гаилә корып нәселләрен дәвам итәргә җыена гына. Шуңа күрә фаразлар буенча туучылар санының кимүе көтелсә дә, ул артык зур кимү булыр дип уйламыйбыз”, диде Шәвәлиева.

Никахларга килгәндә, 2011 елда Казанның гражданлык хәлләре актларын теркәү тарихында иң күп никах теркәлгән: 13053. Шуларның 22%ы – катнаш никахлар. Ләкин ЗАГС хезмәткәрләре үзләре үк белдерүенчә, бу сан төгәл түгел. Русия Конституциясе гражданнарга гаилә корганда милләтне күрсәтмәскә дигән хокук бирә. Никахлашучыларның өчтән бер өлеше әлеге хокуктан файдалана, ягъни алар ЗАГС хезмәткәрләренә үзләренең кайсы милләттән булуларын әйтми кала. Катнаш никахтан туган сабыйларның күбрәк кайсы милләттә теркәлүен гражданлык хәлләре актларын теркәү идарәсендә гомумән белмиләр, чөнки андый статистика алып бармыйлар.

Аның каравы, исемнәр статистикасы төп-төгәл алып барыла. Казан буенча аерым мәгълүматлар юк, әмма республика буенча саннар билгеле. Әйтик, 2011 елда Татарстанда туган ир-балаларга иң еш кушылган исем – Әмир. Икенче урында – Тимур. Өченче урында – Кирилл. Кыз-балаларга урыс исемнәре татарныкына караганда ешрак кушыла. Беренче урында – Анастасия. Икенче урында – Дарья. Өченче урында – Азалия. Ир-балаларның иң популяр исемнәре арасында шулай ук Артём, Кәрим, Данил, Никита, Артур, Камил, Егор исемнәре очрый. Кыз-бала исемнәре арасында әти-әниләрнең иң еш сайлаганы – Арина, Полина, Алина, Самира, Милана, София һәм Виктория исемнәре.
XS
SM
MD
LG