Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әтнә театры Мәскәүдә тамаша күрсәтте


Спектакльдән бер күренеш
Спектакльдән бер күренеш

Узган атнада Мәскәүдә бер генә спектакль белән Татарстанның Әтнә театры булып китте. Дәүләт театры исеме алганга тулыр-тулмас бер генә ел булуга карамастан, алар тамаша залы тулы халык алдында бик мактаулы имтихан тотты.


Татарстанның Әтнә театры киләсе елга 95 еллыгын бәйрәм итәргә җыенса да, әле узган ел март аенда гына Дәүләт театры исеменә лаек булган. Театр җитәкчесе Ландыш Фазлыева театрның тарихы турында сөйләп болай диде:

“Безнең театр инде 95 ел элек оешкан булган. Башта ул халык театры буларак эшләгән. Кайсыдыр бер вакытта ул Дәүләт театры да булып алган. Колхозлар оешкан вакытта булырга тиеш. Аннан соң яңадан халык театры булып йөри башлаган. Дәүләт театры буларак бер генә ел эшләсәк тә, киләсе елга без барыбер театрның 95 еллыгын бәйрәм итәчәкбез”.

Ландыш ханым сүзен дәвам итеп, “артистларга килгәндә әле бездә шул ук, халык театрына йөргәннәр эшләп тора. Әле быел театр училищесын бетергән ике кыз да алдык. Менә киләсе елга Казан театр училищесына һәм Мәдәният Академиясендә театрыбыз өчен махсус укучылар кабул итәчәкбез. Бездә егетләргә караганда кызлар күбрәк, егетләр кирәк”, диде.

Театр мәскәүләргә Флорид Бүләковның “Сөясеңме-сөймисеңме?” дип аталган ике пәрдәлек сәхнә әсәрен күрсәтте. Шунысы да кызыклы, спектакльдә төп рольләрнең берсен Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Наил Дунаев башкарды. Тәнәфес вакытында без аның белән очрашып, “әллә Әтнә театрына күчеп килдегезме, ни сәбәпле сез биредә?” дип тә сорадык. Наил Дунаев: “Юк, әлбәттә! Минем эш урыным һаман да Галиәскәр Камал театры. Аларның миңа тапшырылган рольдә уйнаучы артистлары авырып киткән. Безнең җитәкчеләр бу яшь театрга ярдәм йөзеннән сорадылар инде. Килеп алалар, китереп куялар дигәндәй. Атна-ун көн эчендә спектакльгә кереп киттем. Безнекеләр дә Казаннан килеп карадылар. Ә инде март аенда, театр көннәрендә без бу тамашаны Казанда күрсәтергә уйлыйбыз. Әле бу бит премьера. Мәскәүләр бик җылы кабул итә. Бик аңлап карыйлар. Кирәкле чакта кул чабалар, уйландыра торган чакта тын да алмый тыңлыйлар”, диде.
Төп рольләрне Наил Дунаев һәм Финә Сафиуллина башкарды
Төп рольләрне Наил Дунаев һәм Финә Сафиуллина башкарды


Чынлап та, көлкеле урыннары күп булса да, әсәрдә фәлсәфи эчтәлек белән мистика алымнары да бар. Тамашачыларның әле беренче генә пәрдәне караганнан соң да, спектакль тәэсиреннән: “Игелекне үләр алдыннан гына түгел шул, гомер буе эшләргә кирәк, бәлки өлгерә алмый калырсың...” дигән сүзләре ишетелде.

Әтнә Дәүләт театры режиссеры Рамил Фазлыев театрның репертуары турында мәгълүмат биреп: “Әлегә бары тик дүрт кенә әсәр безнең репертуарда. Шуларның икесе Туфан Миңнуллин әсәрләре. Хәзер инде Чаллы язучысы Равил Сабырның яңа әсәре өстендә эшли башлаячакбыз. Труппада безнең дүрт кенә егет, сигез кыз бар. Яңа пьесада бары бик кызлар гына уйный. Безнең өчен бик кулай әсәр”, диде. Ул шулай ук Мәскәүгә бик дулкынланып килүләрен әйтте. “Без билетлар да сатылмас, кеше дә булмас дип курыккан идек, тамашачы белән зал тулы, без бик шат”, диде театрның баш режиссеры.

Тамашачылар да спектакльдән бик риза калганнар. “Без театрга йөрергә бик яратабыз. Көн дә булса да килер идек”, диде бер ханым. Икенче берәүләр сүзләре бик аңлашылмый дип зарланып та алды. Без бит инде казанча сөйләшә дә белмибез, шуңа аңларга да авыр. Бәлки микрофон кирәк булгандыр артистларга? Сүзләре бик аңлашылмый.. Бу зал бит инде театр залы түгел, клуб залы. Галиәскәр Камал театрын, Тинчурин театрын да караган бар, алар остарак уйный шикелле. Болар да әйбәт”, диде тамашачылар.
Тамашачылар да спектальдән бик риза калганнар
Тамашачылар да спектальдән бик риза калганнар
XS
SM
MD
LG