Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнарга "хәләл" һава аланнары арта


Малайзиянең Куала-Лумпур халыкара һава аланы
Малайзиянең Куала-Лумпур халыкара һава аланы

Малайзиядәге Куала-Лумпур, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай, Төркиянең Истанбул шәһәрендәге Ататөрк исемендәге халыкара һава аланнары мөселманнар өчен иң кулай дип табылган.

Мөселман туристлар елдан-ел арта бара. Нәкъ шуны исәптә тотып дөньядагы күп кенә һава аланнары мөселманнарга капкалап алырга да, намаз укырга һәм башка уңайлыклар да булдырырга тырыша. Crescentrating ширкәте Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрдәге һәм бу оешма әгъзасы булмаган дәүләтләрдәге мөселманнарга кулайлыклар тудырылган 20 иң яхшы һава аланын барлады.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрдәге һава аланнары:
  1. Малайзиянең Куала-Лумпур халыкара һава аланы
  2. Берләшкән Гарәп әмирлекләренең Дубай шәһәре халыкара һава аланы
  3. Төркиянең Истанбул шәһәрендәге Ататөрк исемендәге халыкара һава аланы
  4. Согуд Гарәбстанының Габделгәзиз патша исемендәге халыкара һава аланы
  5. Индонезиянең Җакарта шәһәрендәге Сукарно-Һатта халыкара һава аланы
  6. Согуд Гарәбстанының Хәлид патша исемендәге халыкара һава аланы
  7. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Абу-Дабидагы халыкара һава аланы
  8. Мисырның Каһирәдәге халыкара һава аланы
  9. Пакыстанда Беназир Бһутто исемендәге халыкара һава аланы
  10. Либанның Рәфик Хәрири халыкара һава аланы

Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кермәгән илләрдәге һава аланнары:
  1. Бангкоктагы Суварнабһуми халыкара һава аланы
  2. Сингапурның Чанги халыкара һава аланы
  3. Көньяк Африка Республикасында Йоһаннесбургның Тамбо халыкара һава аланы
  4. Британиянең Лондон шәһәрендәге Һитроу һава аланы
  5. Шри-Ланканың Коломбо шәһәрендәге Бандаранаике халыкара һава аланы
  6. Германиянең Мүнһен шәһәрендәге Франц Иосиф Штраус исемендәге һава аланы
  7. АКШ-ның Нью-Йорк шәһәрендәге Джон Кеннеди исемендәге халыкара һава аланы
  8. Австралиянең Мельбурн шәһәрендәге һава аланы
  9. Кытайның Һонгконг шәһәрендәге Чек Лап Кок халыкара һава аланы
  10. Британиянең Манчестер һава аланы
Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрнең һава аланнарында хәләл ризык белән туклану урыннары, намаз уку өчен махсус бүлмәләр дә күбрәк, дип белдерә Crescentrating. Бу оешма илләрендәге һава аланнарында хаҗилар өчен махсус терминаллар булдырылган.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кермәгән илләрдәге һава аланнарында да мөселманнарга кулайлыклар тудыру елдан-ел арта бара. Кайбер һава аланнары төрле диндәгеләр кереп гыйбадәт кыла алсын өчен уртак бүлмәләр булдыра. Хәләл ризык табу да җиңелләшә бара.

Crescentrating ширкәтенең бизнес үсеше менеджеры Әзһәр Прина, мөселман сәяхәтчеләр арта барганга һава аланнары моны игътибарга алыр, дип өметләнә.
XS
SM
MD
LG