Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сахалинда татар мәктәбе эшли башлады


Сахалиндагы “Туган тел” агарту-мәдәни үзәге җитәкчесе Зәкия Вәлитова (c) мәктәп ачу чарасында
Сахалиндагы “Туган тел” агарту-мәдәни үзәге җитәкчесе Зәкия Вәлитова (c) мәктәп ачу чарасында

Южно-Сахалински шәһәрендә этномәдәни компонентлы татар мәктәбе эшли башлады. Анда татар теленнән тыш, татар тарихын, гореф-гадәтләрне, милли ашлар пешерергә өйрәтәчәкләр.

Татар мәктәбе өчен урынны Кузнецов исемендәге шәһәр китапханәсе тәкъдим иткән. Сахалиндагы “Туган тел” агарту-мәдәни үзәге җитәкчесе Зәкия Вәлитова сүзләренчә, элек алар ана телен өйдә өйрәткәннәр һәм анда 30дан артык кеше йөргән. Яңа мәктәпкә әлегә 56 кеше язылган.

​“Иң кечкенәсенә – 4 яшь, иң олысына – 87 яшь. Без татар телен икетөркемгә бүлеп укытабыз, чөнки кайберләре татар телен бөтенләй белмәсә, икенчеләре аңлый, әмма сөйләшә алмый”, ди ул.

Моннан тыш, татар тарихы, гореф-гадәтләр, чигү эшләре, татар милли ашларын пешерергә өйрәтү, Сабантуй, Нәүрүз кебек бәйрәмнәрнең асылына төшенү, көрәш дәресләре каралган.

“Мисал өчен, көрәшне без спорт залында уздырачакбыз. Һәрбер дәрескә 40 минут каралган. Алар барысы да якшәмбе көнне узачак. Ләкин халык татар телен өйрәнү өчен атнасына бер генә җитми дип саный, алар өч тапкыр уздыруны сорый”, ди Вәлитова.

Яңа мәктәп ачу тантанасы
Яңа мәктәп ачу тантанасы
​Татар теле дәресләре һәркемгә мәҗбүри булса, калганнарын һәркем кызыксынуына карап сайлый ала. Дәресләрне Татарстан һәм Башкортстан югары уку йортларын тәмамлап, хәзерге вакытта Сахалинда яшәүчеләр укыта. Шулай ук гореф-гадәтләргә өлкәннәр төшендерә.

Дәреслекләрне Татарстан мәгариф министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җибәргән. Укучыларны урыс телендә сөйләүче татарларга каралган программа нигезендә укытачаклар.

Бу хакта Зәкия Вәлитова белән әңгәмәне әлеге аудиодан тыңлагыз.

Южно-Сахалинскида татар мәктәбе ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:11:00 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG