Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татарлары корылтае һаман кичектерелә


Уфа татарлары җыелышы (архив фотосы)
Уфа татарлары җыелышы (архив фотосы)

Башкортстан татарларының инде берничә тапкыр кичектерелгән һәм март аенда булыр дип көтелгән корылтае тагын да билгесез вакыткача күчерелергә мөмкин. Бу хәл өчен татар оешмалары республика хакимиятләрен гаепли.


Башкортстан татарларының III республика корылтае башта узган елның октябрь йә ноябрь аенда үтәр дип ниятләнелгән иде. Әмма соңрак аның декабрь азакларына күчерелүе мәгълүм булды. Моны рәсми хакимиятләр декабрь башында Русия дәүләт думасына сайлауларга әзерлек белән бәйләп аңлаткан.

“Сайлаулар үткәч, тыныч шартларда оештырылыр бу корылтай”, дигән фикер әйтелгән өстән. Ләкин мөһим җыен декабрь азагында да үтмәде. Аннан соң бу корылтай февраль аенда булыр дип көтелде. Әмма хәзер аның март аена күчерелүе хакында әйтелә. Имеш, март башында Русия президентын сайлаулар һәм беррәттән, Башкортстандагы җирле сайлаулар үтәчәк, шуңа күрә дә татар корылтае көтеп торыр, янәсе.

“Башкортстан татарлары” корылтае җитәкчеләре, корылтайны 15-25 март аралыгында билгеләү өчен республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән. Әмма әлеге көнгәчә бу мөрәҗәгатькә бернинди дә җавап юк икән. “Башкортстан татарлары” корылтае рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин әйтүенчә, әллә ничә елга бер оештырылучы зур җыенны үткәрүне һаман саен суза килүне татар җәмәгатьчелеге аңлый алмый. Татар корылтае ничек итеп сайлауларга комачаулый ала инде, дип гаҗәпләнә алар.

Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, танылган галим, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков әйтүенчә, корылтайның март аенда да үтмәве ихтимал. “Бу хәл һич кенә дә аңлашылмый, – ди Илдар Габдрафыйков. - Хакимиятләр һаман нәрсәдәндер курка. Татар корылтае президент сайлауларга кадәр үткәрелсә, хакимиятләр өчен, киресенчә, файдага гына булыр иде. Ә болай алар татар җәмәгатьчелеге тарафыннан тискәре мөнәсәбәткә генә дучар була”.

Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, танылган галим, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков фикеренчә, республиканың яңа җитәкчелеге “Башкортстан татарлары” берлеге тарафыннан күндерелгән мөрәҗәгатькә дә битараф кала. “Ул мөрәҗәгатьтә республика татарларының милли-мәдәни мәнфәгатьләрен тормышка ашыру өчен тәкъдим-теләкләр язылган. Шул гозерләрнең берсенең дә үтәлгәне юк әле. Моның белән республика җитәкчеләре үзләренең милли сәясәттә тәҗрибәсез булуын күрсәтә”, - ди Илдар Габдрафыйков.
XS
SM
MD
LG