Accessibility links

Кайнар хәбәр

Декабрь сайлавыннан соң 26 җинаять эше ачылган


Тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин белдерүенә караганда, декабрь аенда Русиянең Дәүләт думасына узган сайлауда хәрәмләшүләр турында 26 җинаять эше ачылган. Бу көннәрдә аларны тикшерү дәвам итә.

Тикшерү комитетына 350ләп шикаять килде, диде Маркин. Аларның 158зе тикшерелгән. Шикаятьләрнең күбесе тартмаларга сайлау кәгазьләрен күпләп салу, сайлаучыларны “сатып алу” һәм тавыш бирергә мәҗбүр итү белән бәйле.

Тикшерү барышында яңа җинаять эшләре ачылырга мөмкин, дип белдерде Маркин. Аның сүзләренә караганда, сайлау тәртибен бозу турында шикаятьләр думага үткән барлык партияләргә дә кагыла.
XS
SM
MD
LG