Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина бердәмлек һәм иреклек көнен беренче тапкыр бергә билгели


Бүген Украина беренче тапкыр бердәмлек һәм иреклек көнен бергә билгели. 22 гыйнвар элек көнбатыш һәм көнчыгыш Украинаның берләшү көне буларак билгеләнә иде. “Әфлисүн инкыйлабын” искә алу көне 22 ноябрь билгеләнеп килде.

Украина президенты Виктор Янукович бу ике көнне берләштереп 22 гыйнвар билгеләргә дигән фәрман чыгарды. Күпләр аның бу карарына ризасызлык белдерде. Украина халык партиясенең Ровно өлкә оешмасы рәисе Светлана Николина президентның бу фәрманын гамәлдән чыгаруны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте.

Халык өчен бу ике көн аерым көннәр булып калачак, ди белгечләр. Һәр ике көннең дә үз тарихы бар.

1919 елның 22 ноябрендә Киевның София мәйданында көнбатыш һәм көнчыгыш Украинаның берләшүе турында Бердәмлек килешүе игълан ителде.

2005 елның 22 гыйнвар көнендә ул чактагы президент Виктор Ющенко “Әфлисүн инкыйлабы” истәлегенә иреклек көнен булдырды.

Бүген Киевның София мәйданында оппозиция җыелып хакимиятләрнең хәзерге сәясәтенә протест белдерде. Җыенда өч меңләп кеше катнашты.
XS
SM
MD
LG