Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коммуналь түләүләр арта: Чаллы хакиме халыкка чыкты


Васыйл Шәйхразиев Сөнгатуллиннар фатирында
Васыйл Шәйхразиев Сөнгатуллиннар фатирында

Ел башыннан Русия хөкүмәте коммуналь түләүләрне арттыруга фатиха бирмәде. Шуңа да карамастан, Чаллы коммуналь хезмәтләре электр энергиясенә, суга бәяләрне арттыру җаен тапты. Бу күренеш халыкта зур ризасызлык тудырды. Хәзерге көннәрдә Чаллы хәкиме фатирлар буенча йөреп, вазгыятьне өйрәнергә мәҗбүр.


Русия хөкүмәте парламент сайлаулары алдыннан “коммуналь түләүләр 2012 елның июль аеннан артачак”, дип белдерде. Ләкин Русиядә мондый түләүләрнең артуы, халыкның борчылуы хакында хәбәрләр ишетелеп тора. Бу җәһәттән Чаллы коммуналчылары да читтә калмады. Барча халыкка диярлек соңгы айларда ут-су өчен шактый артык күләмдә түләү кәгазьләре килде.

Шәһәрдәге фатирларның 98%ына ут һәм су хисаплау җайланмалары куелган. Идарә компанияләре шушы хисаплагычлар күрсәткән саннарга үзләре теләгән саннарны куеп, халыктан шактый акча туплады. Мәсәлән, декабрь аенда уртача бер гаиләнең электр хисаплагычы 150 киловатт күрсәткән икән, моңа тагын 50-60 киловатт өстәделәр. Су белән дә шундый ук күренеш. Мәхкәмәгә бирүчеләр дә әлегә уңышка ирешә алмый шикелле.

Өстәмә түләү каян чыга?

Идарә компанияләренең аңлатмасы мондый: янәсе, халыкның бер өлеше хисаплагыч күрсәткечләрен киметеп күрсәтә. Кемнәрдәдер җылы идәннәр энергия “ашый”.

Фатирдагы хисаплагычлардан тыш, һәр йортка гомуми чыгымнарны исәпкә алучы җайланма куелган. Фатирлардан алынган күрсәткеч күп вакыт гомуми йорт хисаплагычы белән чагышмый. Чагышмауның сәбәбен эзләүче коммуналчыларны тикшерү өчен кайбер фатирларга кертмиләр. Шулай итеп, килеп чыккан аерма өстәмә рәвештә барлык фатирларга бүленә.

Энергия, су тотылышын гадел күрсәтеп барганнар моның белән риза түгел. Идарә компанияләре белән түләүчеләр арасында “йомык боҗра” барлыкка килде.

Хаким халыкны гаделлеккә өнди

Хакимият вазгыятьне Чаллы фатирларына чыгып, халык белән сөйләшеп ачыкларга булды. Моның өчен 4 төркем төзелеп, алар төрле районнардагы фатирларга кереп, халык фикерен өйрәнә башлады.

Шундый бер эшче төркемне шәһәр хәкиме Васыйл Шәйхразиев җитәкли. Ул дүрт көн рәттән фатирларда булды. Җитәкчеләрнең кайсы фатирларга барачагы алдан билгеле түгел, шәһәр мэры аны иртәнге якта гына ачыклый, диләр. Комсомол районында булган очрашуларда без дә катнаштык.

“Халык белән очрашулардан соң яңа стандартлар барлыкка килер, ул халыкны якларга мөмкинлек бирер. Ниятебез шул. Әлегә күп очрашуларыбыз рәхмәт сүзләре белән башлана. Тәкъдимнәр дә күп әйтелә. Халык барысын да күрә. Утка-суга гадел түләүчеләрнең зарлары хаклы. Без аларны яклап, тотылган энергия күләмен аз итеп күрсәтеп аз акча түләүчеләрне ачыкларга тиеш. Андыйларга тиешле күләмдә акча түләү зарурлыгы турында аңлату алып барабыз. Инде хисаплагычларны “уйнатучылар”, хисаплагычлары булмаганнар белән эш юнәлеше билгеләнә бара. Без аларга гадел түләүчеләр рәтенә басарга мөмкинлек бирәбез. Алдыйлар икән, дөрес түләтү чарасын табарбыз. Моның өчен “уртача” күрсәткечләрне кулланырга була”, диде Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев.

Шәйхразиев килер алдыннан сулар кайнарланган

Без Чаллы хакиме булып киткән фатирларда да булдык. Анда булган сөйләшүләр, коммуналь түләүләрнең торышы белән дә кызыксындык.
“Бездә җылы су пычраграк килә. Суга өстәмә түләү турында да кәгазь килеп тора. Ни өчен икәнен белмибез. Бүген шәһәр башлыгының безгә керәсен алдан белмәдек. Килгәч кенә ышандык”, диделәр Вилсор һәм Мәфруза Сөнгатуллиннар.

Чираттагы фатирларның берсендә яшәүче Нурания Шәйдуллина иде. Аңа Васыйл Шәйхразиевның киләчәге хакында иртә белән генә әйткәннәр.

Нурания Шәйдуллина кайнар суның кайнар килүенә шатлана
Нурания Шәйдуллина кайнар суның кайнар килүенә шатлана
“Суга өстәмә түләүләр килә башлады. Өйдәге җылыны да арттырырга кирәк. Моңа кадәр кайнар су дигәне җылымса гына була иде, бүген “прәме кипяток”, өйдә дә җылырак”, дип сөенә Нурания Шәйдуллина.

Безнең белән очрашкан фатир хуҗалары түләүләрне вакытында, хисаплагыч буенча түли, шуңа өстәмә түләүләр дә азрак килгән. Нәтиҗәдә, хакимгә артык дәгъвалары да булмаган. Очрашулар барышында коммуналь хезмәтләрне нык тәнкыйтьләүчеләр дә була икән.

Чаллы хакименең фатирларга кереп халык белән очрашулары 2 февральгә кадәр барачак дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG