Accessibility links

Фәләстин башлыгын Шыгырдан мәчете кызыксындырган


Әлбир Крганов Мәхмүт Аббаска бүләк тапшыра
Әлбир Крганов Мәхмүт Аббаска бүләк тапшыра

Русиягә сәфәре кысаларында Фәләстин башлыгы Мәхмүт Аббас Чуашстанга килде. Чабаксарда ул беренче итеп мәчеткә барды. Анда аны Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов каршы алган.


Әлбир хәзрәт, Мәхмүт Аббас Чуашстанга сәфәре кысаларында тагын кайларда булды?

– Мәхмүт Аббас әле дә Чуашстанда. Кичә аны Чуашстан һава аланында республика башлыгы Михаил Игнатьев каршы алды. Шуннан соң беренче очрашу Чабаксарда урнашкан "Болгар" мәчетендә дәвам итте. Һәм аларны без мәчетебездә кабул итеп бергәләшеп ястү намазын укыдык. Шуннан соң сөйләшеп утыру һәм безнең гореф-гадәтебез нигезендә чәй эчерү мәҗлесе узды. Бүген-иртәгә әле ул Чуашстанда үзенең сәфәрен дәвам итәчәк һәм берничә ширкәттә, милли китапханәдә булачак, Чуашстан башлыгы Игнатьев белән очрашуы каралган. Чабаксар шәһәре янында урнашкан нанотехнологияләр кулланып кояш батареялары эшли торган ширкәткә дә барачак.

Сезнең белән очрашуда сөйләшү нәрсә хакында барды?

– Мәхмүт Аббас Русиягә сигезенче тапкыр килә һәм бездә белем дә алган. Шуңа ул күп әйбер белән таныш. Без аңа яңадан да Русиядәге, Чуашстандагы мөселманнар тормышы, мәчетләр турында сөйләдек. Ул Шыгырдандагы үзәк мәчет белән бик кызыксынды. Ничә чакрым булуын сорады. Ләкин бу сәфәрендә анда барырга мөмкинлек булмады. Аннары бер ай ярым элек мин үзем дә Фәләстиндә һәм Израилдә дә булган идем. Без аның белән бу фикерләрне дә уртаклаштык. Мәхмүт Аббас сәясәтчеләргә дә, дин әһелләренә дә: “Русиядәге диннәр арасындагы дуслык сезнең зур эшегез” дип белдерде һәм бу өлкәдә хезмәттәшлек булдыру теләген әйтте. Мин дә Русия Җәмәгать пулаты вәкиле буларак, бәлкем анда да шундый оешмалар булса элемтәне ныгытырга мөмкин булыр иде дигән тәкъдимемне җиткердем. Аннары Үзәк Диния нәзарәтенең берничә елдан 225 еллык юбилее узачак һәм Аббасны да анда чакырырбыз дигән теләкне әйттек. Хәзер Үзәк Диния нәзарәтенең Мәскәүдә мөфтияте дә оештырылды һәм анда шәһәр башлыклары тарафыннан мәчет төзү мәсьәләсе карала. Тиз вакытта бу мәсьәлә уңай хәл ителгән очракта, яңа мәчеттә дә кабул итәргә шат булыр идек дип әйттек.

Чуашстан Диния нәзарәтендә Мәхмүт Аббаска махсус келәм иттереп тукытып Шәһри Болгар репродукциясен бүләк иткәннәр. Аббас мәчеткә кулдан эшләнгән үзенчәлекле Коръән тапшырган.

Бу әңгәмәне тулырак итеп аудиоязмада тыңлый аласыз:

Фәләстин башлыгын Шыгырдан мәчете кызыксындырган
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:45 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG