Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарның үз коды бар, аңа урыс коды кирәкми


Татар кешесе Путинга шулай җавап бирергә тиеш. Шаккатам мин бу урысларга, дөньяда бер ил дә чишә алмаган, иң катлаулы, иң җитди, иң рәнҗетә торган – милли мәсьәләгә – шундый җиңел карау. Һаман аңламыйлар – Русиядә яшәүче бик күп халыклар, бигрәк тә мөселманнар, урысча сөйләшсәләр дә, урыс мәдәниятен, тарихын, динен, яшәү рәвешен уртаклашмый, якын күрми, үз итми, шуңа уртаклашырга да мәҗбүр түгел.

Уртак кызыл паспорт – дөньяга уртак караш дигән сүз түгел әле ул. Гади итеп әйткәндә – ризыкны бер үк кибеттән алсак та, өйдә пешерелгән ризык урысныкы аеры, татарныкы – аеры, чечен белән лезгинның аеры була.

Урыс җитәкчеләре милли мәсьәләгә һәрвакыт бик җиңел карадылар, һәм бик җинел чишү юлын таптылар – имеш Русиядә торучы һәр кеше урыс мәдәнияте “единый культурный код” нигезендә формалашырга тиеш. Нәрсә соң ул “уртак код”? Татар белән урысның уртаклыгы шул хәтле күп микән соң – болар безне “кодироваться” итәргә чакыра.

Урыс җитәкчеләре иң башта Русияда яшәүче халыкларга аңлатырга тиеш – “русский культурный код”ның нәрсә икәнлеген, нинди компонентлардан оешканын. Һәм Русиядә яшәүче милләтләр үзләре карар бирергә тиеш – туры киләме аларга бу “урыс коды”, әллә юкмы. Әгәр милли гореф-гадәтләренә, диннәренә, телләренә, йолаларына, ашаган ризыкларына туры килми икән – андый халык бер ничек тә “урыс кодында” формалаша алмый. Бу кеше хокукын бозуга, тупас бозуга керә.

Русия өчен һәрвакыт төп максат – булган җирләрне саклап калу гына түгел, ә тагын да яңаларын яулап алу, һәм картада дәү, зур, дошман керсә дә адашып үләрлек зурлыкта ил булып калу иде. Алар бу максатка ирештеләр. Русиянең зурлыгы Русия дошманнарын тотып торучы иң мөһим фактор.

Ә инде шул яулап алынган җирләрдә яшәүче халыклар урыс дәүләтен беркайчан да кызыксындырмады, халыклар аларга кирәк түгел, аларга җир кирәк, җирдән дә үтә - җир асты байлыклары кирәк. Бүгенгә хәтле бу шулай дәвам итә дә. Ә менә инде соңгы елларда кайбер җирле халыклар урыска караганда тизрәк үрчегәч, Мәскәү уртасында чатыр корып, лезгинка бии башлагач, урыслар чан кага башлады. Имеш “милләтләр казаны” төтен чыгара. Шунысы хак, Русиядәге демографик вазгыять бүген урыска каршы. Урыс элитасы Русиядә яшәүче бүтән милләтләрнең көчәеп китүеннән бик курка, шуңа күрә камчысын гел әзер тота.

Соңгы мәкаләсендә Путин үз-үзенә каршы килә. Бер яктан “Русия күпмилләтле дәүләт” дигән була, гел бергә, дус, тату яшәдек ди, шул ук вакытта “милли” булган бар нәрсәдән дә курыкканы сизелә, “үзбилгеләнү” сүзен ишетәсе дә килми. Һаман СССРның җимерелгәненә сыкрана. Урыс халкы гына – дәүләтнең нигезе була ала, ди. Бу инде башка халыкларга карата ачыктан-ачык дискриминация. Нишләп әле татар җирләрендә корылган урыс дәүләтенең нигезе урыс булырга тиеш? Нишләп татарга тарихи ватаннарында, үз җирләрендә нигез булып карарга мөмкинчелек бирмиләр? Үзе булып калырга теләгән кешегә дә “сепаратист” тамгасы сугалар.

Русиянең дәүләтчелек системасы бик искергән, аңа җитди реформалар кирәк. 21 гасырда төбәкләр гел бер федераль үзәккә бәйле, дотация көтеп яшәргә теләмәячәк. Шуңа күрә халыкларга үзбилгеләнү иреге бирелергә тиеш. Русияне киләчәктә тик конфедерация, үзәккә бәйле булмаган бәйсез төбәкләр берлеге коткарып калачак. Теләгәне чыгып китә, мәнфәгатьләренә туры килгәне – кала.

Аерым яшәү хокукы – кешенең төп хокукы. Бүген мөселман халыклар мөселман булмаган урысны “өлкән агай” итеп күрәселәре килми, бу хак, тешне шыгырдатып кына түзәләр. Кавказ аерылып чыгачак. Себер дә Мәскәүгә бик ачулы, анда да үзләрен кимсетелгән, таланган итеп хис итәләр. Себер белән Ерак Көнчыгыш та аерылып китәчәк.

Башка халыкларны үзеңә каратып тотар өчен үзеңә бик яхшы, бик мәдәни, бик күркәм булуың кирәк шул. Бүген урыс халкы шундыймы соң? Мөселман татарга үрнәк булырлык нәрсә бар урыс милләтендә? Татар урыс белән “уртак код” булдыра аламы? Кирәкме ул безгә? Нәрсәгә? Урыс дәүләтен саклап калу өченме? Нигә әле мин халкымның милли мәнфәгатьләрен чәйнәгән Путин режимы патриоты булырга тиеш?

Тарих буенча татарны дин, тел, моң, гореф-гадәтләр саклап калды. “Мәдәни коды” ислам диненә нигезләнгән, төрки мәдәниятен үзендә гасырлар буе саклап барган төрки-татар халкы борынгырак тарихка ия. Матур сүзләргә алданмагыз. Бабалар калдырган милли мирасны чит кешеләр белән уртаклашырга ярамый. Милли генофондның юкка чыгуы ихтимал. Шуңа күрә урысның коды үзенә булсын. Татарның, гасырлар буенча менә дигән эшләп килгән, үзенең коды бар. Һәм без аны беркем белән дә уртаклашырга җыенмыйбыз.

Зөлфия Кадыйр
политолог, Казан

Азатлыкның "Комментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG