Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган: Франция расачыл канун кабул итте


Истанбулдагы Франция консуллыгын бүген полиция саклады
Истанбулдагы Франция консуллыгын бүген полиция саклады

Төркия Франциянең геноцид турындагы канунына ачулы мөнәсәбәт белдерде.


Сишәмбе көнне Төркия парламентында чыгыш ясап, премьер-министр Рәҗәп Тайип Эрдоган, Франциянең әрмәннәргә каршы геноцид булганын танымаганнарны җәзалау турындагы кануны «Төркия өчен бернәрсәне дә аңлатмый», дип белдерде.

Яңа канун нигезендә геноцидны кире кагучылар Франциядә 45 мең еврога кадәр акчалата җәзага һәм бер ел төрмәгә хөкем ителәчәк.

Канун президент Николя Саркози имзалагач, үз көченә керә алачак. Эрдоган, әгәр дә Саркози бу канунга кул куйса, Төркия Франциягә каршы моңарчы күрелмәгән чикләүләр кертәчәк, дип янады.

Төркия премьеры шулай ук Франциянең зыялылары һәм халыкны бу “расачыл карашка” битараф калмаска чакырды.

Әрмәннәр һәм тарихчыларның күбесе Беренче дөнья сугышы вакытында Госманлы империясе чорында 1.5 миллион әрмәннең үтерелүен геноцид дип саный. Төркия моны кире кагып, 1915-16 еллардагы сугышта ике яктан да бик күп кеше һәлак булды, дип белдерә.

2011 елда Франция Госманлы чорында булган бу гамәлләрне рәсми төстә геноцид дип таныды.

Канун өлгесе илнең парламентында карала башлагач ук Төркия Франция белән барлык хәрби һәм сәүдә хезмәттәшлеген туктаткан иде.

Бүген Франциянең тышкы эшләр министры Алан Жүпе “Төркиядәге дусларны тынычланырга” чакырды.

“Төркия – ныклы икътисады һәм зур сәяси көче булган бөек дәүләт. Безгә Төркия белән яхшы мөнәсәбәтләр кирәк. Хәзерге реакция чамадан тыш дип әйтер идем. Тиздән конструктив мөнәсәбәтләргә кире кайтырбыз дип ышанам”, диде Франция министры.

Әрмәннәр Франциягә рәхмәтле
Әрмәннәр Франциягә рәхмәтле

Әрмәнстан исә Франциянең бу канунны кабул итүен “тарихи” вакыйга дип бәяләде. Халык Еревандагы Франция илчелеге янына Парижга рәхмәт йөзеннән чәчәкләр китерде.

Азәрбайҗан Франциянең бу канунны кабул итүен “демократия, кеше хокуклары, сүз ирегенә каршы адым” дип бәяләде.

Апрель аенда Франциядә президент сайлавы үтәчәк. Саркози әлеге канун белән илдә яшәүче әрмәннәрнең тавышын казанырга тели диючеләр бар.

Франциядә ярты миллионлап әрмән яши дип исәпләнә.
XS
SM
MD
LG