Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аксакаллар шурасы 2012 елны татар тарихы елы итәргә тәкъдим итә


Аксакаллар шурасы җыелышында Рәүф Ибраһимов Татарстан җитәкчелегенә җибәреләчәк хатны укый
Аксакаллар шурасы җыелышында Рәүф Ибраһимов Татарстан җитәкчелегенә җибәреләчәк хатны укый

1992 елда оешкан Татарстанның Аксакаллар шурасы атнаның һәр сишәмбесендә бер очрашу уздыра. Шура вәкилләре үзара бәхәсләшеп, көн үзәгендә торган мәсьәләләрне тикшерә, уртак мөрәҗәгатьләр кабул итә. Кирәк дип табылганнарын тәкъдим буларак республика җитәкчелегенә дә җиткерә.


Аксакаллар шурасының 24 гыйнвар утырышында Татарстан хакимиятеннән 2012 елны Татар тарихы елы итеп игълан итү соралды. Чарада 20дән артык кеше катнашты. Җыелыш башында шура әгъзасы Рәүф Ибраһимов Аксакаллар шурасы исеменнән Татарстан президенты һәм дәүләт шурасына атап язылган бу елны республикада Татар тарихы елы итеп игълан итәргә чакырган хатны укыды.

​"Хөрмәтле президент Рөстәм Миңнеханов! 2012 ел Русия тарихы елы дип игълан ителде. Русия тарихы – ул Русия Федерациясендә яшәүче халыкларның да, шул исәптән татар халкының да тарихы. Тарих битләренә күз салсак, 2012 ел тарихи вакыйгаларның юбилейларына үтә дә бай ел икәнен күрербез", дип ул әлеге хат белән шура вәкилләрен таныштырды.

“Фикер Фәүзия Бәйрәмовадан, тәкъдим бездән”

Аксакаллар шурасы җыелышлары һәркемгә ачык
Аксакаллар шурасы җыелышлары һәркемгә ачык
Рәүф Ибраһимов, 2012 елны Татар тарихы елы итеп игълан итү фикере Аксакаллар шурасыныкы түгел, ә тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованыкы булуын да ассызыклады. Без бары тик бу фикер-тәкъдимне куәтләп, шура буларак Татарстан җитәкчелегенә җиткерергә телибез, дип өстәде ул.

​Татар тарихы елы итеп кабул ителүе соралган 2012 ел, бик күп тарихи вакыйгаларның түгәрәк датасын үз эченә ала. Рәүф Ибраһимов сүзләренчә, әлеге вакыйгаларның саны унга якын.

  • 2012 елда Төрки каганлык төзелүгә 1460 ел тула. Бу бит түгәрәк дата. 552 елда Тумын каган нигез салган бу төрки-татар дәүләте Кытайдан алып Кавказга кадәр җирләрне били. 742 елга кадәр яши. Бөтен Евразия киңлегендә төрки-татар мәдәниятен тарата. Тарихта беренче рәсми татар дәүләте булып санала.

Моннан тыш 2012 елда:

  • Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүгә 1090 ел тула.
  • Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрен язуына 780 ел тула.
  • Алтын Урда дәүләтендә ислам дине дәүләт дине дип игълан ителүгә 700 ел тула.
  • Беренче басма татар китабы басылып чыгуга 400 ел тула.
  • Явыз Иван гаскәренең Казан ханлыгын басып алуына 460 ел тула.
  • Башкисәр Ермакның Себер ханлыгына һөҗүм итүенә 430 ел тула.
  • Татар халкының милли һәм дини каһарманы Батыршаның үлеменә 250 ел тула.

Аксакаллар шурасы әгъзасы Бернард Касыймов шураның эшчәнлеге белән таныштырды
Аксакаллар шурасы әгъзасы Бернард Касыймов шураның эшчәнлеге белән таныштырды
​Әле болары иң беленгәннәре генә. Без белми калган тагын күпме дата бардыр әле. Аларны тарихчыларыбыз өйрәнә торгандыр һәм алга таба да өйрәнерләр. Киләчәктә бу юбилейлар тагын да артыр дип уйлыйм. Ә менә бу санап үтелгән даталарны татар халкы белергә, аңларга тиеш. Һәм үзен ничектер мескен дип күрмәскә тиеш, дип белдерде Рәүф Ибраһимов.

Аксакаллар шурасында бертавыштан кабул ителгән бу тәкъдимне шураның рәсми кәгазенә күчереп, алдагы көннәрдә Татарстан җитәкчелегенә кулдан тапшыру фикере хупланды.
XS
SM
MD
LG