Accessibility links

Кайнар хәбәр

Михаил Прохоров президентлыкка намзәт булып теркәлде


Үзәк сайлау комиссиясе эшкуар Михаил Прохоров Русия президентлыгына намзәт булып теркәлде, дип белдерде. Прохоровны яклап җыелган имзаларда хаталар 5% азрак, дип табылган.

«Яблоко» фиркасе тәкъдим иткән намзәт Григорий Явлинскийның имзаларында хата булмавын дәлилләр өчен ике көн вакыты калып бара. Үзәк сайлау комиссиясе аның яклап җыелган имзаларда хата 25% артык дип белдерде. Имзаларны тикшерүче комиссия Явлинскийны теркәмәскә тәкъдим итте.

Президентлыкка әлегә биш намзәт теркәлгән - Владимир Путин, Геннадий Зюганов, Сергей Миронов, Владимир Жириновский һәм Михаил Прохоров.
XS
SM
MD
LG