Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сургутта татарлыкны төрле кичәләр белән дә сакларга тырышалар


Сургут шәһәрендә кичәгә җыелганнар бәйгегә әзерләнә
Сургут шәһәрендә кичәгә җыелганнар бәйгегә әзерләнә

Сургут шәһәрендә караучысы булмаган өлкәннәргә дә, балалар йортындагы ятимнәргә дә, урта буын татар-башкорт халкы өчен дә махсус кичәләр үткәрелә.

Сургутта яшәүче татар-башкорт милләтеннән булганнар өчен соңгы вакытта төрле кичәләр үткәрү күркәм гадәткә әверелеп бара. Ханты-Манси автоном бүлгесе һәм Сургут шәһәре татарлары милли-мәдәни мохтарияте башлыгының мәдәни эшләр урынбасары Нурия Җиһаншина, әнә шундый төрле кичәләр үткәреп милләттәшләребез өчен үзенә күрә бер татар дөньясын булдырырга тырышабыз, дип әйтә.

Әле яңарак кына бөтенләй караучысы булмаган, һәрдаим медицина хезмәткәрләре күзәтүенә дучар өлкәннәрне татарча кичәгә чакырганнар. Аларны махсус автобус белән барып алганнар. Узган гасырның 70-80нче елларында Себергә нефть һәм газ табарга дип килеп анда калган өлкәннәр алар. «Туган якларында да көтеп торган туган-тумачалары юк, монда да караучылары булмаганга махсус медицина ярдәме күрсәтә торган үзәккә урнаштырылганнар алар», ди Җиһаншина.

Әлеге бәйрәмгә сәламәтлекләре нык какшаган барлыгы тугыз кеше килгән. Араларында бөтенләй йөри алмый торган өлкән яшьтәге бер абый да булган. Шулай ук бу чәй өстәле янында үткән җырлы-моңлы бәйрәмгә Сургут шәһәрендә яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарын да чакырганнар.

«Мин шулкадәр моңлы итеп сузып җырлый торган кешене үз гомеремдә беренче тапкыр ишеттем, әгәр өлкәннәр өчен бу кичәне үткәрмәгән булсак, бәлки ишетмәгән дә булыр идем», ди Җиһаншина.

Сургуттагы ятимнәрнең яртысы татар-башкорт милләтеннән

Балалар өчен үткәрелгән кичә
Балалар өчен үткәрелгән кичә
Яңа ел алдыннан гына Сургут шәһәрендә эшләп килгән якшәмбе мәктәбе укучылары һәм шулай ук «Сандугач» ансамбленә йөрүче үсмерләр янына балалар йортында тәрбияләнүче ятимнәрне дә чакырганнар. Икенче ел эшләп килгән бу якшәмбе мәктәбенә әлегә 15-20-ләп кенә бала йөри, алар татар телен дә өйрәнә, ди Җиһаншина. Кичәдә барлыгы 50-ләп бала булган.

Сургутта балалар йорты бер генә. Анда тәрбияләнүче 14 яшькә кадәр булган 20 үсмернең яртысы татар-башкорт милләтеннән. 21 февральдә үтәчәк Халыкара Туган тел көне уңаеннан милли-мәдәни мохтарият вәкилләре үзләре балалар йортына барып, анда кичә үткәрергә җыена.

Кичәләр туган якка сусауны баса

Җиһаншина, татар-башкорт халкын бергә туплау өчен бәйрәмнәрнең календарьда булганнарын да үткәрәбез, үзебез дә төрле исемдәге кичәләр уйлап табарга тырышабыз, дип әйтә. Гыйнвар аенда алар искечә Яңа елны каршы алган. Чарага 40-тан артык милләттәш җыелган.

Бергәләшеп татар-башкорт җырларын башкарганнар, төрле уеннар уйнаганнар, рәхәтләнеп биегәннәр.

Искечә Яңа елны каршылау кичәсендә
Искечә Яңа елны каршылау кичәсендә
Кайберәүләр мондый кичәләр күбрәк шешә белән дә күңел ачуга корыла бит дип төрттереп куярга мөмкин. Сургут шәһәрендә яшәүче Илшат Сафин татарча кичәләрнең салдырып күңел ачуга әйләнеп калмавын әйтә. Үзе ул бер генә грамм да тотмый. Кичәләргә җырлау, күңел ачу һәм бию өчен җыелуларын белдерә.

Сафиннар гаиләсе 1987 елдан бирле Сургутта. Туган яклары – Татарстанның Саба районындагы Лесхоз авылы. «Пенсиягә чыкканчы монда яшәргә дә, аннан соң туган якларга кайтып төпләнергә туры килер. Туган җир 35 яшь тулгач ук үзен сиздерә башлады», ди Сафин. Бер кыз тәрбияләп үстереп аны кияүгә биргәннәр. Уллары үсеп килә. «Безнең өйдә балалар белән 3-4 яшькә кадәр бары тик татарча гына сөйләшү гадәткә кергән, аннан урысча да сөйләшә башлыйбыз. Ике телне дә яхшы беләләр», ди Сафин.

Татар сыйныфлары да ачылса иде

Сургут шәһәрендә яшәүче Әминә Нуриева гаиләсе белән шулай ук татар-башкорт халкы җыелган кичәләрне һәм татар концертларының берсен дә калдырмаска тырышучыларның берсе. Сургут шәһәрендә 10 ел яшиләр, аңа кадәр шулай ук Ханты-Манси автоном бүлгесендәге Нягань шәһәрендә торганнар. Сургутка туганнарга якынрак булыйк дип күченгәннәр. Себердә стажлары 30 елга тулган.

Әминә Нуриева үзе математика укытучысы. «Туган ягым Борай якларында белгечлек алгач та эш таба алган булсак, читкә аягыбызны да атламаган булыр идек», ди ул. Алар һәр ел саен җәй көне туган якларына кайталар. «Елый-елый китәбез, туган яклар бик сагындыра, яңа җырлар ишетсәк, еламый калганыбыз юк», ди Нуриева.

Аның сүзләренчә, Сургут шәһәре үз татар тормышы белән яши. Тик шулай да ул яшь буынның татар телен белмәвенә бик борчыла. Татар сыйныфлары ачу, йә булмаса мәктәпләрдә татар теле дәресләре кертү мәсьәләсен дә күтәрергә вакыт җитте инде дип әйтә.

Нурия Җиһаншина сүзләренчә, татар-башкорт милләтеннән булган яшьләрнең исә үз тормышлары. Шәһәрдә атнасына бер-ике тапкыр татар-башкорт яшьләре өчен дискотекалар оештырыла. Анда 150-200-ләп кеше җыела, ди Җиһаншина. Телне белмәсәләр дә, татарлыкка тартылган, үзләрен татар-башкорт итеп сизгән буын ул, дип өсти ул.
XS
SM
MD
LG