Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мурманскида «Кольская» корылмасында баткан нефтьчеләрне искә алалар


Мурманскида Охот диңгезендә баткан «Кольская» нефть бораулау корылмасында һәлак булганнарны искә алалар. Шәһәрдә матәм чаралары үтә. 40 көн элек яр буеннан 200 чакрым диңгездә каты җилдә корылма әйләнеп капланды. 14 кеше коткарылды, 17 кешенең мәете табылды, 36 кеше хәбәрсез югалган, дип санала.

Прокуратура мәгълүматларына караганда, корылманы кышын башка җиргә күчерергә ярамаган, фаҗига шул тәртипне бозу аркасында булган. Моннан тыш анда 20дән артык кеше булмаска тиеш булган. Фаҗига вакытында анда 67 кеше булган.
XS
SM
MD
LG