Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Бохараев Казанына кайта. Мәңгелеккә


Равил Бохараев узган елның октябрендә Казанда ата-анасы кабере янында
Равил Бохараев узган елның октябрендә Казанда ата-анасы кабере янында

Быелгы кыш, гадәттәгедән иртәрәк килеп, милләтебезнең кадерле кешеләрен чүпли. Каһарман рухлы шагыйрь, прозаик, драматург Фәнис Яруллинны озатудан калган яра уңырга өлгермәгән бер көнне, дөнья күләм танылган замандашыбыз Равил Бохараев (дуслары аны Бохарай дип атарга күнеккән) томанлы Британиядә якты көн белән хушлашты. Мондый чакларда киң җәмәгатьчелек сискәнеп, бермәл өнсез кала. Ничек инде алай? Башка сыймаслык хәл...


Равил Бохарайның дөньядан китүенә дуслары да, көндәшләре дә, якыннары да, үзе дә әзер түгел иде. Элегрәк йөрәгенә операция ясалган булса да, аның энергиясе, иҗади фикере ташып торды, ул башкарган эшләр хәлсезләнгән кешегә түгел, баһадирларча умырып эшләүче мәңгелек затларга хас иде.

Сишәмбе, 24 гыйнварда иртәнге сәгать унда Равил Лондондагы йортыннан телевидениегә чыгыш ясарга китәргә дип киенгәндә, кинәт йөрәге чәнчеп куя. Аның эшләре күп, Мәскәүгә күчеп кайтып, анда йорт-кура җайлаган чак, ерак сәфәрләргә барасы да бар. Кичә кич кенә операга барып “Травиата” тыңлап кайткач, ул үзенә ике төпле, өр-яңа фикер килгәнен әйткән, бәлки ул аларны компьютерга теркәп куйгандыр. Быел Казанда куелачак “Ак бүре” операсының либреттосын уйлап-язып йөрде ул.

Равил үзенең башына килгән һәр фикерне йә яңа әсәргә әйләндерә, йә башкалар уйламаган бер проект буларак тормышка ашыра торган кеше. Бу юлы яңа фикер шулай өзелеп калачак. Чөнки шагыйрь, шул көнне өеннән чыгып китә алмыйча, җан бирә.

Равил Бохараев Казанда Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган күргәзмәдә
Равил Бохараев Казанда Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган күргәзмәдә
Равилнең үлеме, аны озату Татарстан, Казан, Мәскәү, чит илләрдәге дуслары өчен тирән яра, бик аяныч вакыйга булып истә калачак. Бу очраклы хәл түгел, дөньядагы иҗтимагый, рухи процессларга бәйле. Чөнки Равил Бохарайның тормышы, гамәлләре, иҗаты элекке Советлар берлегендә демократия ишекләре ачылгач, фонтан кебек бәреп чыгуы белән гыйбрәтле.

Тышаулардан, караш чиклегеннән, белемсезлек-гамьсезлектән котылган шәхеснең рухи, иҗади потенциалы, егәрлеге никадәр зур булуы Равилнең соңгы 20 елда үсүендә ачык күренә.

20-30 ел элек ул гадәти дөньядан туеп, күңеле төшеп, тормышның мәгънәсен, яшьлек идеалларын югалтып, адашып кала. Башта Казанның, аннан Мәскәүнең әдәби мохитендә кайнашу аны канәгатьләндерми. Ул, талантлы шигырьләр язучы математик, Мәскәү университетында аспирантура тәмамласа да, киләчәген математикага, түгел, ә шигърияткә багышлый. Шагыйрьлек кәсебе икмәк ашатмагач, ул журналистика, дөнья сәясәте белән кызыксына башлый.

Татарлар яшәгән илләргә сәфәр чыгып, җаны тарткан юнәлештә иҗат итә башлый. 22 ел элек аның белән танышканда мин “Идел” журналының беренче баш мөхәррире идем. Рус шагыйре дип саналса да, ул миңа Каюм Насыйри турында проза әсәре алып килде. Ул вакытта күбрәк русча сөйләсә дә дә, Равил борынгы Казан, татар тарихы, мәдәнияте турында гына сөйли һәм яза иде.

1990 елның мартында Мюнхен шәһәренә “Азатлык” радиосына беренче тапкыр килүемдә, анда милләт, демократия, төрки туган турында татар-башкорт һәм башка милли редакцияләрдә чыгыш ясап йөргән Тәүфыйк Әйдине һәм Равил Бохарайны очраттым. Милли-демократик радио алар өчен табигый якты утрау, магнит кебек тартучы урын булгандыр. “Азатлык” радиосына Фәрит Иделле чакыруы буенча Мюнхенга килүемдә, татар мөһаҗирләре белән дуслашып китүемдә Равилнең дә тәэсире дә булды.

Аннары ул “Күчмә бакча” дигән проект уйлап чыгарып, татар мөһаҗирләре яшәгән илләрне урап чыкты. Япония, Австралия, Төркия татарларының язмышын өйрәнде. Латин имласында “Иман” дигән шигъри китап чыгарды. Соңрак Лондондагы мөселман җәмгыяте (Әхмәдичеләр хәрәкәте) белән бергәләп Коръән Кәримне, башка дини китапларны тәрҗемә итүгә кереште. Би-Би-Си радиосында озак елар буе тапшырулар алып барды.

Равил Бохараев Азатлык студиясендә
Равил Бохараев Азатлык студиясендә
​Мөселман мәгърифәтчелеге, көненә биш вакыт намаз уку аның тормышына яңа төсмер, тирән мәгънә бирде. Ислам фәлсәфәсе тәэсирендә Равилнең яшәү рәвеше, иҗади мәсләге камилләште, аның гадәтләре, холкы үзгәрә башлады. Математикларча төгәл, тиз фикерләү, заманча яшәү, тормышны өйрәнү, үҗәтләшеп эшләү, практик гамәлләр кылу аны шул вакытта ук ХХI гасырның көчле шәхесенә әверелдерде. Ул кызыклы, мөһим проектлар уйлап чыгарды, башка проектларга да катнашып, берәгәйле өлеш кертә иде.

Калганы күпләргә мәгълүм: Равил Бохарай дистәләгән китаплар чыгарды, йөзләгән шигырь-поэмалар иҗат итте, ул язган повестьлар иң абруйлы Мәскәү журналларында, нәшриятларында чыгып, иң таләпчән һәм зәвыклы әдәбият сөючеләрне сокландырды.

2009 елда Русиядәге иң яхшы шигырь китабы бәйгесендә Равил Бохарайның “Отпусти мою душу на волю” (“Җанымны иреккә җибәр”) җыентыгы җиңеп чыкты. Документаль романнар, публицистик әсәрләр, Би-Би-Си радиосында көн аралаш барган сәяси аналитик тапшырулар, Казанның 1000 еллыгы, федерализм, Татарстан мөстәкыйльлеге турында публицистик китаплар, Камал театрында куелган “Тимер борчак” пьесасы, курчак театрында куелган күпсанлы әсәрләре рус яки татар телендә дөнья күрде. Кайбер шигырьләре татар телендә язылган, шулай ук инглиз, маҗар телләрендә язылганнары да бар. Бу әсәрләрнең һәркайсында татар сулышы, шәһри Казан яктысы сизелә.

Иҗатының зурлыгы, әсәрләрнең сыйфаты, киң карашлы булуы, гамәлләренең тансыклыгы шаккатырлык иде аның. Тукай шигырьләрен ул күптәннән русчага тәрҗемә итте, ә узган елда ул Тукайның калын гына җыентыгын инглиз теленә тәрҗемә итеп (Англиядәге дуслары һәм Татарстан ярдәме белән) дөньяга күрсәтте. Равилнең тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре дә инглиз телендә дөньяга чыкты.

Русча фикерләп тә, ата-баба телен үзләштереп тә, татар халкының язмышын аңлату, кешелек тәрәккыятендә татарларның катнашуын күрү торган саен тансыклана, кыйммәтләнә барган чорда Равил Бохарай кебек затны алыштыручылар табылырмы икән? Булса, кайчан алар калкып чыгар?

Равил Бохараев китаплары
Равил Бохараев китаплары
Узган елның 18 октябрендә, нәкъ 60 ел тулган көнне Равил Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында халкы алдында иҗади хисап тотты. Республика җитәкчеләре, Русия җәмәгатьчелеге Тукай бүләге иясе Равил Бохарайга зурлау, рәхмәт сүзләрен әйтте. БМОның Берләшү ордены да шул кичтә тапшырылды аңа.

Ахырда Равил хөрмәтенә Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге капелла “Әллүки” әсәрен Шотландиянең дини гимнына катнаштырып башкарды. Бохарайның иҗаты да моңа охшаш һәм лаек. Татар халкы, Татарстан, Казан, кешелек дөньясының гүзәл өлеше, аларга халыкара дәрәҗәдәге үлчәм, башка кыйтгаларның аһәңнәре Равилгә илһам бирде. Бу хакыйкатьне халкыбызга ачу үзе бер олы савап...

Ул тормышта тавыш-җәнҗал яратмый иде. Милли яки сәяси юлбашчы булырга омтылмады. Шигырьне, акылны яратучы бик күпләр Равилне яратты. Тормыш иптәше Лида Григорьева яхшы шагыйрә булса да, алар гаиләсендә карьера, дан көндәшлеге булмады. Киресенчә, Лида үзе аңа эшләргә, иҗат итәргә көч биргән кебек. Шагыйрә белән торып, зур шагыйрь булучылар сирәк очрый. Талантлы рус шагыйре Николай Рубцов 70-нче елларда салкын гыйнвар көнендә сөйгән хатыны (шагыйрә!) кулындагы галстуктан буылып үлгән диләр.

Күпме талантлы сәнгатькәрнең гомере өйдәге талашлар, хатыннар, хәмер аркасында өзелгән! Андыйларның иҗатлары да кечкенә килеш калган.
Равил Бохарай берничә талантлы кеше күтәрмәслек йөкне күтәрде, һәрвакыт эшләде. Ул һәркайда дуслар, эшлекле партнерлар тапты, беркемне сүкмәде, үпкәләмәде. Бәлки эчендә генә җыелган булмаса аның кайгысы...

Аның тапкан малына, казанышларына көнләшеп карау ахмаклык булыр иде. Чөнки Равил кебек бертуктаусыз эшләү, гел югары биеклектә очу беркемгә тыелмый, ләкин күпләребез үз теләге белән аста, тынычта кала.
Хәзер талантлы, булдыклы татарлар еш кына читкә китә. Равил Бохарай үрнәген алар беләме икән?

Ул Казаннан күптән чыгып китсә дә, 2-3 ай саен Казанга кайтып торды, һәрвакыт күңеле белән монда булды. Еракларга омтылу, гадәти кысалардан чыгу, иреккә чыгып, үз теләгең белән халкыңа хезмәтче булу теләге аның өчен ниндидер табигый инстинкт булгандыр күрәсең.

Русиядә иң яхшы шигырь китабы дип табылган “Җанымны җибәрче иреккә” җыентыгының исеме дә шуны чагылдыра.

““Җанымны җибәрче иреккә!
Беркая китәргә базмамын.
Бу мескен, бу юеш бакчада
Эшләнде язмышка язганы.

Мондагы бар шәүлә,
бар табыш, бар сукмак
Күңелгә береккән,
таныш та, газап та кирәкми,

Җанымны җибәрче иреккә.
Бары тик теләнче иреген
теләнә аламын оялмый,
Мин күрдем сызлану балкышын.

Һәм аннан бер кая киталмыйм!
Күктәге кырларга юл тапмам,
Мин кичә алмамын чикләрне.
Иреккә җибәрче җанымны-
Мин инде беркая китмәмен...”

Иреккә чыккан, дөньяны күргән Равиль Бохарайның сүзләре тормышка ашты. Бу көннәрдә, көтмәгәндә ул Казанына кайта. Мәңгелеккә.
XS
SM
MD
LG